ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә,  25 май көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Минимальная температура төнлә +10..+14º, максималь температура көндез +14..+17º.

24 май көнне балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы, чик буе гаскәрләре ветераны Рәшит Зыятдинов велосипед белән Болгардан Казанга китте.

Бүген 3нче мәктәптә 38 – унберенче, 53 – тугызынчы сыйныф укучысы өчен шатлыклы да, бераз моңсу да булды “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме.

Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 25 маенда көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен,  секундына 17 метрга кадәр тизлектә төньяктан көчле, яшен вакытында  20 метрга кадәр җитүче  җил.

Республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге астында үткән Татарстанның Инвестицион советы президиумы утырышында тормышка ашыру өчен алты яңа проект хупланды.

25 нче майда һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 17-20 метр тизлектә җил булуы көтелә.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша. 24-26 майда  уза торган быелгы форумның төп темасы – «Икътисад ышанычы».

   Янурыс авылында юл кырыйларын жыештыру

Казанда VIII буын вәкилләренең Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган спартакиадасы узды.

24  май көнне Теләче урта  мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәмдә  Теләче муниципаль башлыгы  И.Ф. Зарипов,  Башкарма комитет җитәкчесе  И.Х. Хамидуллин ,  район мәгариф  бүлеге җитәкчесе  Н.В. Карпова, Теләче авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе   И.Р. Мараков , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты. Быел мәктәпне 32  унберенче  сыйныф укучылары   һәм   60   тугызынчы сыйныф укучылары  тәмамлый.  Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International