ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Багышлап пограничника Тернәкләндерү үзәгендә «Яңарыш» 28 май " дәресе узды танышу буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәре пограничника.

28 май көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Йомгак” драма коллективына йөрүче балалар белән балалар бакчасында “Өч кыз әкияте”н сәхнәләштерделәр. Режиссерлары Гөлсем Рабгетдинова җитәкчелегендә әниләрен үзләренчә яратучы, ләкин аңа авыр вакытта төрлесе төрле юл сайлаучы өч кыз образы тудырдылар. Балалар чыгышларны яратып , кул чабып карап утырдылар.

 (Отдел Культуры)

Иделдә дулкын күтәрелү аркасында, аларга коткаручыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

Зыян күрүчеләрне Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Ярышларлар “Микро”, “Мини”, “Супер мини”, “Ротакс Макс 32+” , “Ротакс Макс Юниор”, “Ротакс Макс ”, “KZ2”,  “KZ2  30+”,  классларында ике  көн дәвамында барды.

24 майдан 26 майга кадәр 1нче Спорт комплексында Татарстанның 35 районыннан килгән өч йөздән артык спортчы Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен көрәште.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Телетапшыруда катнашучылар Татарстан Республикасы дәүләт программалары буенча төзелеш барышында килеп туган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты, гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темаларына, шулай ук коррупцияне профилактикалау буенча күрелгән чараларга анализ ясады

29 май көнне сәгать 8.00-12.00 кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда (843)255-25-71 номеры буенча Росреестрның белгечесе Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп, балалар катнашуы белән торакны алу яки сату үзенчәлекләре буенча сорауларга җаваплар ала аласыз.

Татарстанда   авыл хуҗалыгы   үсемлекләрен  яклау буенча эшләр  башкарыла.   28 майга   авыл хуҗалыгы   культуралары  чәчүлекләрен  чүпләнүгә каршы  эшкәртү  449,5 мең  гектар  мәйданда  башкарылган, корткычларга  каршы  –   186,7 мең га, авыруларга   каршы  –  149 мең  га мәйданда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International