ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 30 май көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды.  “Бердәм Россия” партиясенең Арчадагы җирле бүлекчәсе баш белгече Фәттахова М.И., миграция хезмәте инспекторлары Загидуллина А.Х., Нуруллина А.Р. 6 укучыга паспорт тапшырганда  аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләделәр, паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлаттылар.

30  нче май көнне   Теләче урта  мәктәбендә районыбызның  барлык  11 нче  сыйныф укучылары   математикадан  бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   28 нче  майда  кайбер  11 нче  сыйныф укучылары  география  фәненнән имтихан  язганнар иде.   Алда  сынаулар  дәвам итә. 1 нче июньдә 11 нче сыйныф укучылары  математикадан   профиль буенча имтихан бирәчәкләр,  4  нче июнь көнне – химия  һәм тарих фәннәреннән, 6  нчы июньдә - рус теленнән  ЕГЭ, 9  һәм 13 нче июньдә –  чит  телләр  буенча  имтихан,  14 нче   июнь көнендә  җәмгыять белеменнән , 18  нче июнь көнне  чыгарылыш сыйныф укучылары биология фәненнән,  20 нче июньдә  рус әдәбиятыннан һәм физика фәннәреннән  имтихан язачаклар.  Уңышлар телибез, балалар! Хаерле сәгатьтә булсын!

Төп тема буенча бакча мөдире Давлетшина А.Н. һәм өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. чыгыш ясадылар: алар 2017/2018 нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагоглар еллык эшләре буенча чыгыш ясады. Соңыннан бакча мөдире узаган уку елының уңышларга күп булуын ассызыклады, коллективка үзенең рәхмәтен җиткерде һәм яхшы эшчәнлекләре өчен мактау грамоталары тапшырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко һәм Бөгелмә шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасарый Елена Михайловна Латыпова һәм "Газпром" банкының өстәмә офисы вәкиле Елена Николаевна Боброва гаиләләргә тантаналы шартларда сертификатлар тапшырдылар һәм яшьләргә ныклы сәламәтлек, ата-ана бәхете, татулык, чын мәхәббәт теләделәр.

Китапханәче кыскача гына терроризмның нәрсәне аңлатуын белдерде һәм "Без террорчылыкка каршы" дигән плакат ясалды, "Һәрвакыт булсын кояш" дигән җыр җырланды.

Террорның максаты - фаҗигале үлемнәр белән җәмгыятьне куркыту һәм шушы куркуны кешелексез сәяси максатларда куллану. 29 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен «Терроризм - кешелек дөньясына каршы явызлык» дип исемләнгән мәгьлүмат сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International