ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2018 ел
якшәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы Вячеслав Анатольевич Яковлев Левашевода гражданнарны кабул итәчәк.

4 нче июньдә көндез һәм кич белән ТР территориясендә һәм Казанда аязучан болытлы һава,  секундына 6-11 метр тизлектә җил, ә сәгать 12.00 дән 23.00 кә кадәр ул 16-21 метрга кадәр көчәячәк, яшенле яңгыр, боз белән катыш көчле яңгыр көтелә.

Янурыс авыл җирлегендә Янурыс авылында балалар сабантуе уткәрелде

Янурыс авыл җирлеге Янурыс авылы мәчетендә Ифтар уткәрелде

2018 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.

Бу бәйрәм көнендә ун Яшел Үзән гаиләсе, аларда икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга ана (гаилә) капиталына сертификат алдылар.

Яшел Узән шәһәре, Яшел Узән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе урынбасары Марат Хафизов котлады, бәхетле ата-аналарны иң мөһим һәм шатлыклы вакыйга - бала тууы белән котлады һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде. Аннан соң тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырганда, Марат Раис улы, ана капиталы акчаларын нинди максатка җибәрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде.

Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 11 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм  ата-аналарның тормыш сыйфатларын арттыру өчен  юнәлдерелгән.

Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңгә якын гаилә сертификатлар алды.

Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге каршында төзелгән «Пар канатлар» клубы «Азнакай» ресторанында чираттагы очрашу үткәрде. Алып баручы һәм чараны оештыручылар ялгыз ир-атларга һәм хатын-кызларга үзенең икенче яртысын табарга булыштылар. Бу максатка ирешергә шулай ук алар алдында чыгыш ясаган артистлар, мәдәният бүлеге үзешчән сәнгать кешеләре ярдәм иттеләр. Беркем дә битараф булып калмады һәм барлык уеннарда, биюләрәдә, викторинада катнаштылар. Азактан килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм шушындый очрашулар кабатланыр дип өметләнеп калдыла.

Азнакай шәһәрендә зур балачак бәйрәме барлык мәйданчыкларында һәм паркларда булып узды. Ә кич белән татар эстрады артистлары катнашында, шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты узды. Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче 2 баланың гаиләләренә тапшырылды.

4 июньдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында иң яхшы эскиз проекты һәм һәйкәл макеты республикакүләм бәйгесенең җиңүче белдерәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International