Башта катнашучылар йөзү этабы кысаларында 750 м, аннары - велосипедта 5 км буенча 4 әйләнеш һәм ахырында 5 км ераклыкта урнашкан йөгерү участокларда ярышачаклар.
2018 елның 5 июнендә Кайбыч районында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Татарстан медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов эш визиты белән булдылар.
«Кояшкай» лагеренда җәйге ял дәвам итә.
6 июнь көнне Исергәп мәчете ачылуга 15 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы - зур ифтар мәҗлесе үтәчәк.
Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар телендә “Мулла” кинофильмы күрсәтелде, төшерү төркеме вәкилләре белән очрашу узды.
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде:16-малай һәм 14 кыз.
Ике атна элек Яшел Үзәндә, 5нче гимназия янында, «Higer» автобусы һәм «ГАЗЕЛЬ» автомобиле янган иде.
“Фобос” һава торышы үзәгендә яңгырлы җәй быел да кабатланмас дип өметләнәләр.