ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың язучылар Берлеге тарафыннан оештырылган чарада  республиканың иҗади җәмәгатьчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

Бүген - 6 июнь көнне  Актаныш игенчеләре республика алдында имтихан тотты - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы районыбызда эшлекле сәфәрдә булды. Марат Готыф улы  үз янына район җитәкчесе Энгель Нәвап улын вертолетка утыртып, район хуҗалыклары басуларында уҗымнарның тишелешен һәм үсүен кош биеклегеннән  карады.  

"Балалар илне ясый" конкурсы бара

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә- тирә мохитне саклау көне. Бу уңайдан “Забота” үзәгенең социаль- терләкләндерү бүлегендә “Планетаныбызны сакла - башкасы юк” исемле документаль фильм күрсәтелде һәм әңгәмә үткәрелде.

 

6 нчы июль 2018 ел

       Яңа Чишмә картлар йортында яшәүчеләр Россия көненә багышлап Шахмай авылына Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге авыл музеена бардылар. Музей директоры Гөлнар Сабирова кунакларга бик кызыклы экскурсия үткәрде,  язучы Мирхәйдәр Фәйзи турында сөйләде. Музей  Файзуллиннар гаиләсе яшәгән йортта урнашкан, шунда күренекле татар язучысы, драматург, «Галиябану» һәм башка күп әсәрләрнең авторы Мирхәйдәр дә яшәгән. Заллар, коридорлар, ягъни бөтен файдалы мәйдан экспонатлар белән - гамәли сәнгать эшләнмәләре белән тулган. Зур залда язучы һәм аның туганнары картиналары эленгән. Кызыл кырыйлы яулыклар, сөлгеләр, уникаль экспонатлар – Шахмай халкының көнкүреш предметлары бик матур урнаштырылган. Музей директоры һәм җирле үзидәрә хезмәткәрләре кунаклар өчен бик матур итеп чәй табыны да оештырганнар иде.

Эш бирүчеләр белән традицион очрашулар кысаларында узган атнада Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре ҖЧҖ «Яңа технологияләр» предприятиясендә булдылар. 

Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 

    Пушкин көне Рәсәйдә 1991 елдан башлап билгеләп үтелә. Ул шулай ук дөньяның башка күп кенә илләрендә дә  билгеләп үтелә. Аның иҗаты белән балалар да, олыларда яхшы таныш. Китапханә хезмәткәрләре Пушкин көненә багышлап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырдылар.

Балалар – тормышыбызның чәчәкләре, алар безнең киләчәгебез. Ел саен укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен лагерьлар, санаторийлар саны артып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International