ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

9 июнь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр,урыны белән яшен.  Минималь температура төнлә +7..+11º, максималь температура көндез+11..+16º.

Россия көне алдыннан «Буыннар сәламәтлеге» проекты кысаларында Алабугада спорт фестивале үткәрелде.

7 июнь көнне  27нче  «Нэни куллар» балалар бакчасында  «Я и мой питомец соблюдаем ПДД» бәйгесе кысаларында призлы урыннар билгеләнде,  дипломнар тапшырылды.  Бәйгедә ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр  - барлыгы 47 кеше үзара көч сынашты.

Алексеевск районының авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре район басуларын карап уздылар. Шул рәвешчә, чәчү компаниясенә йомгак ясалды. Аның барышында хуҗалык җитәкчеләре,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре  “Алексеевск” халык предприятиесе, “Востокзернопродукт”, “Родина” колхозы, фермер Илшат Гомәров һәм башкаларның басуларын күзәттеләр.

Әлмәт һөнәри колледжның 70ләп  студенты "Алнас"та практика уздылар. Дипломга кадәр һәм производство практикасын икенче һәм өченче курс студентлары узды. Студентлар техник процессларны карадылар,  колледжда алган белемнәрен ныгыттылар, практика азагында алар барысы да хезмәт хакы алдылар.

Күпфункцияле үзәкләр ("Минем документлар" офислары) кыскартылган эш режимына Россия көнендә һәм Ураза бәйрәмендә күчәчәк.

11, 12 һәм 15 июньдә КФҮ филиалларында - ял көннәре. 14 июньдә - бер сәгатькә кыскарак эш көне. 10 июньдә кабул итүләр Мәскәү, Яңа Савин, Зареченский, Идел буе, Көньяк, Зеленодольск, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт филиалларында гына алып барылачак. Бшка көннәрдә - күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк. Әлеге үзәкләргә баруны планлаштырганда, шушы мәгълүматны исәпкә алуыгызны үтенәбез.

Бүген эко-волонтерлар һәм Рус география җәмгыяте драйверлары Зәңгәр күлнең яр буе зонасыннан һәм күл төбеннән 5 м3 чүп җыйды. Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган күләмле экологик акция 13 мәртәбә узды. 

Район Сабан туе 17 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә

6-7 июнь көнне район хуҗалыкларында, 2018 елның чәчүлекләрен кабул итү булып узды. Чәчүлек җирләрен тикшерү өчен, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән, Татарстан Республикасы буенча ДФБУ «Россельхозцентр» оешмасы җитәкчесе хәм шулай ук, хуҗалыклардан баш агрономнар билгеләнде.

Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Сезне милләтебезнең гүзәл бәйрәме – Сабан туе белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм 16 июнь 10:00 сәгатьтә Байлар Сабасы “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы биләмәсендә уздырылучы район сабантуенда көтеп калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International