ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Шәрипова Зәкия Шәрип кызына 11 июнь көнне 90 яшь тулды. Шәрипова Зәкия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәрипова Зәкиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майне (Германия) шәһәренә килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – ACHEMA-2018 (Ахема-2018) нефть химиясе һәм химия җайланмалары, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне яклау технологияләре күргәзмә-конгрессында катнашу.

Ярышлар Үзбәкстанда 2 июньнән 10 июньгә кадәр узды.

Бу юлы шәһәрдә триатлончылар җыелды.

11 нче июньдә, Россия көне алдыннан, Коргуза авылында “ЭРОН” җәйге лагерена йөрүчеләр авыл җирлеге белән бергә авыл шагыйре Валентина Яковлевна Абызова белән очрашу оештырдылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М.,  физик әзерлек буенча инструктор  Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” бару хокукы алдылар. Команда членнары грамота, кубок  һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнделәр.

Юлбат авыл җирлеге Тенеки авылында президент программасы нигезендә 50 урынга исәпләнгән авыл клубы төзелә. Авыл клубын ИП "Таипов А.И." оешмасы төзи.

Юлбат авыл җирлеге.

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Дәүләтебезнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Әлеге дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, илнең халыкара абруен ныгытуга юнәлдерелгән стратегик курс илебез халкы тарафыннан киң яклау тапты.

Октябрь авыл кулубында "Ура каникуллар" дип исемләнгән мероприятие үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International