ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 20 июнендә мин Әухадиева Р.Н. “Туп ярдәмендә балаларның баръяклап үсешен  үстерергә ярдәм итүче күнегүлэр “ дип аталган уен-шөгыль үткәрдем.

2018 елның  20 июнендә 62нче яшендә РФнең Атказанган табибы, ТРның Атказанган табибы Евгений Александр улы Сахаров кинәт вафат булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Евгений Александр улының гаиләсенең һәм дусларының кайгыларын уртаклашалар.

Евгений Александр улы Сахаров медицина фәннәренең кандидаты, югары квалификацион категориянең табибы психиатры-психотерапевты иде. 1981 елда дәвалау эше белгечлеге буенча С. В. Курашов исемендәге Казан медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлады. Хезмәт медицина эшчәнлеген Казан шәһәр психо-неврология диспансерында табиб-интерн буларак башлады.

1993 елда Сахаров Е. А. катнашуында Россиядә беренче тапкыр ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенең җирлегендә клиник-психологик хезмәт оештырылды, нәтиҗәдә ул Россиядә иң яхшысы дип танылды. Евгений Александр улы күп кенә табиблар өчен хезмәтне сөючәнлекнең, үзеңне даими камилләштерүнең, укымышлылыкның үрнәге иде. Ул Татарстан һәм Россия психиатриясенең үсешенә зур өлеш кертүче көчле табиблар-психиатрларның тулы бер плеядасын тәрбияләде. Аның укучылары – бөтен ил буенча кирәкле профессионаллар.

Җеназа 22 июнь көнне Арча зиратында узачак.

Терлекчелеккә гамәли ярдәм

Торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир участоклары хокук ияләре (милекчеләр, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары, арендаторлар), коммерцияле булмаган бакчачылык (садоводческие, огороднические) берләшмәләре хуҗалары үзләренең территорияләрен даими рәвештә чүптән арындырырга һәм үләннәрне чабарга тиеш.

Балалар иҗаты үзәгенең “Сөембикә” иҗат коллективы 8 июньнән алып 12 июньгә кадәр Сочи шәһәрендә узган “Россия балалары” Халыкара бәйге-фестивалендә ике тапкыр икенче дәрәҗә лауреаты булды.

17 нче июнь көнне Янурыс хәм Каташ-Каранда Сабантуй утте

20 нче июньдә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашында торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

2018 елның 17 июнь көнне Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы Бөек Ватан Сугышында катнашучы ветераннарны котлап “За доблестный труд” медале тапшырды.

Мобиль төркем рейдлары

21 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 12-17 м/с, урыны белән до 22 м/с тизлектәге җил булуы көтелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International