ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

17 июнь көнне   Явлаштау авыл җирлегендә горләп Сабантуй бәйрәме үтте. Сабантуй үткәрелә торган яшел аланга бик  күп халык җыелды. Җылы кояшлы көн күңелләрне күтәрде. Авыл кешеләре өчен сабантуй гади бәйрәм генә түгел.  Монда классташлар, яшьтәшләр, күрше авыл кешеләре,  туганнар очраша.   Халык барлык уеннарда актив катнашты.  Сабантуйның абсорлют батыры булып Зиннатов Ильвир калды.

     Явлаштау авыл җирлеге.

Бүген Буада Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән  Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе  Нигъмәтҗанова котлады.

Бу  атнада  Татарстан  муниципаль районнарында  пар  басуларын  эшкәртү мәсьәләләре буенча  киңәшмәләр уза. Аларда  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре, районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре  башлыклары,  механизация  һәм игенчелек  буенча консультантлары катнаша.

Бүген  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем – Россия» авыл  тематикасы  буенча  мәгълүмати-агарту   проектларының Бөтенроссия  конкурсын  уздыру  мәсьәләләре    буенча    видеоконференция режимында  киңәшмә  узды.   Аны  Авыл   территорияләрен  үстерү департаменты директоры  Владимир Свеженец үткәрде.  Киңәшмәдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе    Антон Аверкиев, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат    бюллетене редакторы   Евгений Воробьев, АПК идарәсе төбәк  органнарының  матбугат хезмәтләре  җитәкчеләре һәм башкалар  катнашты.

Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар үзгәрү турында хәбәр итә

21нче июнь көнне Җәлил картлар йортында  татар халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе   уздырылды. 

 

 

Һәр бала хыялланырга ярата һәм тылсымга ышана. Әле алар төрле образлар тудырырга да яраталар.

Музейга бүләк...

Питрәч районында 24 июньдә М-7 «Волга»-Колай-Питрәч автомобиль юлының 0 чакрымыннан алып 1,6 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. 

Көн саен безнең һәркайсыбыз товар сатып алып яки теге яки бу хезмәт күрсәтүдән файдаланып, кулланучы ролендә булып ала. Өстәвенә көненә бер тапкыр гына да түгел әле


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International