ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    21 июнь көнне район балалар китапханәсендә Сөйки урта мәктәбе яны балалар лагерына йөрүче балалар өчен “Әкиятләр дөньясына сәяхәт” исемле әдәби викторина үткәрделәр. 

2018 елнын 16 июнендэ ЖЧЖ "Саба сот комбинаты" "Сабантуй -2018" кургэзмэсендэ катнашты. ЖЧЖ "Саба сот комбинаты" дегустацияда атланмай,сыр "Российский", сычужный продукт "Гаудер", йогуртлар, сотосте, сот, ой катыгы, ой сотосте, ой эремчеге, ой сыры тэкьдим итте.

Казан IT-паркында журналистларга шәмаил язу, билбау үрү һәм чүлмәк ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты тәкъдим итте.

“Билбау элеккеге махсус станокта үрелә. Ул борынгы заманда һәр хуҗабикәнең өендә булган. Анда алар үзләренә, балаларына билбаулар үргәннәр, интерьерны бизәү өчен кулланганнар. Сумка, карават җәймәләре, паласлар тукыганнар. Хәзер инде бу - интерьерны бизи торган уникаль эксклюзив әйбер булып санала. Әмма соңгы елларда этника модага кире әйләнеп кайтты һәм бу эшләнмәләрне яшьләр генә түгел, өлкән буын да теләп ала”, - диде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы сувенир продукциясе һәм халыкара декоратив гамәли сәнгать комитеты рәисе Диләрә Минабетдинова “Татар-информ”га.

Шулай ук биредә Кол Шәриф мәчете карамагындагы “Татар шәмаиле” клубы галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсетдинова кулыннан шәмаил ясатып, аңа үз исемеңне төшерү мөмкинлеге дә бар иде. Ул махсус каләм һәм каллиграфия маркеры белән гарәп телендә исемнәр яза. Моны үзең белән сувенир сыйфатында алып китеп була. Шулай ук аны махсус Коръән аятьләре белән каймаланган түгәрәк магнит уртасына язып беркетергә дә була.

Журналистларны чүлмәк ясау буенча мастер-класс та кызыксындырды. Чүлмәк махсус станок, балчык һәм су ярдәмендә эшләнә. 10га 8 сантиметр үлчәмендәге бер чүлмәкне ясау өчен 10-15 минут вакыт китә.

  • Чемпионат вакытында әлеге сувенирларны Җанатарлар фестивале, Кол Шәриф мәчете территориясендә һәм Бауман урамында оештырылган ярминкәләрдән алырга мөмкин.

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада берничә көн дәвам иткән кызу һава торышы уңаеннан үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә. Кызуда, иң беренче чиратта, физик активлыкны киметергә һәм сыеклык эчүне арттырырга кирәк. Бигрәк тә өлкәннәргә суны ешрак эчәргә кушыла. Эсседә алкоголь, спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә.

    Район туган якны өйрәнү музеенда “Сөлге-күңел көзгесе” дип аталган яңа күргәзмә ачылды. Сөлге татар халкының элек-электән яратып тукый, чигә торган кулэшләнмәләренең берсе булган.

Өченче ел рәттән Әгерҗе районы үзешчәннәре Пермь Сабан туен “кыздыралар“.

Хәтер уты сүнми...

Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан “Минем шәһәр – минем бәйрәм“ чарасы кысаларында Зонтиклар парады уздыру планлаштырыла.

Бу атнада Әгерҗе районына эшлекле визит белән ТРда балалар хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендә делегация һәм ТР хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International