ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 июнь көнне Кукмара муниципаль районы Ташлы Елга авылында яшәүче, 2017 нче  елның икенче октябрендә “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучы,  ялгыз торучы, тыл ветераны Тимерша Хади улы Хадиев  үзенең  90 яшен каршылады.

Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Гөлзада Вагап кызы, Тимерша Хади улына  өйгә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Гөлфинур Самат кызы  кайнар котладылар. Тимерша Хади улы  кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән  хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.  Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп,  котлап истэлекле бүләк тапшырылды.

“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Тимерша абый. 

         21 июнь көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды.

22 нче июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәттән Актаныш районына ташылучы атка ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын тупас бозучыга карата административ штраф каралган.  

20 июнь көнне Сарман авылының Үзәк ял паркында әдәби дискотека үтте. Бәйрәм барышында төрле бәйгеләр, әдәби викторина, рольләргә бүлеп кычкырып укулар һәм әлбәттә инде дәртле биюләр булды.Китап укуны пропагандалау максатыннан китапханәчеләр бәйрәмгә килүчеләргә “Время читать!” акциясе үткәрде.

Бүген район Советы утырышлар залында балигъ булмаган балалр хокукларын яклау, аларның җәйге ялларын оештыру буенча җыелыш үтте.

21нче июнь көнне Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны башваткычлар иленә сәяхәткә чакырды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына дәүләт бүләген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова тапшырды. 

 

Коммерсантлар, табыш артыннан куып, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законны, шулай ук “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында” № 10-ТРЗ Законын бозуны дәвам итәләр

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында терлекчелек продукциясен тиешле таләпләрне үтәмичә ташу очрагын ачыклаган. Таможня Союзы Техник Регламентын үтәлмәгән кеше административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International