ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

    Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  Рунар Шамсутдинов 29 июньдә 09.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә чаклы гражданнарны кабул итә.  

Бүген  Тәтеш  картлар һәм инвалидлар йортында «Хәтер шәмнәре»  кабызыйк дигән акция үткәрелде

Питрәч муниципаль районында  өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны,  инвалидларны үзләрен мөстәкыйль рәвештә тәэмин итеп яшәүләрен ачыклау максатыннан өйләренә барып теркәү уздырылды.

 

19-20 июнь көннәрендә Ганноверда Schauspiel театры сәхнәсендә Александр Славутскийның «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектакле уңышлы узды. 

   22 июнь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Саубанов Энгель Әглетдин улы “Туган як” акция кысаларында узенен авылына кунакка кайтачак. 

Спасс муниципаль төбәгенең Өчкүлле мәктәбе оештырган «Дуслык» көндезге мәктәп лагерендә «Спасский» дәүләт табигый тыюлыгы беглечләре экология буенча дәрес уздырганнар. Чараның максаты – Татарстаннның табигый тыюлык урыннары турында белемне киңәйтү. Балалар фильмнар аша Татарстаннның аерым саклаулы табигый җирләргә «сәяхәт» ясаганнар, табигый тыюлыклар турында, аларның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белгәннәр. Фильмнар караганнан соң балалар мавыгып иҗади эшләр башкарганнар – хайваннар, гөлләр һәм үсемлекләр рәсемнәрен ясаганнар, Татарстаннның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының вәкилләрен атап ярышларда актив катнашканнар.

Шунсын әйтеп китәргә кирәк, мәктәптә яшь буынның экологик тәрбиясенә зур игътибар бирелә, һәм моның мөһим хезмәте укытучы Гришина Екатеринада.

Чараның тәмамлавында лагерь җитәкчесе табигый тыюлык исеменнән экология буенча китаплар белән бүләкләнгән.

Яр Чаллы 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге шәфкать туташы Дания Галләмова «Сабантуй гүзәле – 2018» шәһәр конкурсында «Иң зифа кыз» исеменә лаек булды. 25нче юбилей конкурста 18 яшьтән башлап 25 яшькә кадәр булган унбер кыз катнашты. Сара Садыйкова  исемендәге концерт залының сәхнәсенә татар телен камил белүче уку йортларының студенткалары, шәһәр оешмаларының һәм предприятиеләренең хезмәткәрләре чыктылар. Конкурсның финалына хәзерләнгәндә кызлар белән режиссер, вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча укытучылар, модельерлар һәм визажистлар эшләделәр. Һәр катнашучы аерым номинациядә җиңүче булды.

 

 

2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.

Бүген районның төрле өлкә хезмәткәрләре бердәм булып донор акциясенә кушылды.

Даруханә каршындагы машина янында кан тапшыручылар белән чират хасил булды. Журналист егетебез Айрат Аминов та әлеге акциягә кушылып, кемнеңдер кыл өстендәге гомерен саклап калырга үз өлешен кертте. Кече Болгаердан килгән Люзия Хәмидуллина да студент вакыттан бирле кан тапшыруын, бик тә игелекле гамәл башкаруларын белдерде. Гаиләләре белән килүчеләр дә, беренче тапкыр катнашучылар да булды. – Әлеге машина килгәнче үк чират иде монда. Иң беренчеләрдән булып “Почетлы донорлар” килде. Район халкы шундый бердәм булып игелекле гамәлгә кушылды. Без тормыш иптәшем белән үзебез дә “Почетлы донорлар”, быел да бик теләп кан тапшырдык. Акциягә кушылган райондашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде  хастаханә хезмәткәре Динә Мөхәммәтҗанова.

Татарстан Росреестры агымдагы елның 5 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International