ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 23 июнендә район мәдәният йортының тантана көтеп бизәлгән фойесында ТР Ютазы муниципаль районы чыгарылыш укучыларына урта гомуми белем алулары турында аттестатлар тапшыру церемониясе узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 22 июнендә Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә бирде.  

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн. сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада.

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Видеорепортаж "Сабантуй -2018"

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан үзидарәсе җирлегенең  гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләренә җавап бирү мәсьәләсе буенча утырыш булды.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 22 нче июнь көнне «Казан» халыкара аэропортында 35 авиарейс пассажирларының кул йөге каралды һәм Таможня союзы комиссиясе 2010 нчы елның 18 июнендә 317 номерлы расланган карары нигезендә Россиягә кертү вакытлыча чикләнгән продукт: чи сарык ите (2 кг)  Үзбәкстан Республикасыннан килүче пассажирның йөгендә табып алынды.

Чарада   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Казан   шәһәре  башлыгы     Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар  катнашты.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан  2018  нче елның 22 нче июнь көнне тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән йөк:

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.

Күпме  генә вакыт узмасын,  сугыш сүзе бервакытта да онытылмый. 22 нче июнь көнне районның картлар һәм инвалидлар интернатында Бөек Ватан сугышы башлану вакыйгасына багышланган чаралар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International