ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика кешеләренә коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту хакында искә төшерә.

2018 елның 29 июнендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлегендә (Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт) бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне була.

Хәзер социаль ярдәм алу өчен социаль яклау бүлегенә барып йөрмәскә дә була.

Зилә Батыршина Россия җыелма командасында командалы скит төрендә алтын медаль алды.

Бүген  Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан  фәнни-тикшеренү үзәге”нең  “Татарстан   авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты”  ФДБФУ тәҗрибә кырларында    «Татарстанда кыр көне – 2018»  күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Әгерҗе районында эш визиты белән булды. Сәфәре барышында Әмир Бәдертдинов Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте, очрашу барышында “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе Равил Иманголов белән берлектә халыкка урман хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Чара кысаларында төрле, асылда ташламалы утын алуда ярдәм күрсәтү турында мәсьәләләр каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. Гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда тәүлек әйләнәсе 8800-100-94-00 телефон номеры эшли.

8 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәре Вахитов районы  прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты,  “Вахитов районы идарәче компания” оешмасы вәкилләре һәм мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә Казан шәһәре Карл Маркс урамы 44а йортта яшәүчеләрнең торак йортны капиталь төзекләндерүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карау буенча киңәшмә үткәрде.

               2018 нче елның 28 нчы июнендә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ана (гаилэ)капиталы сертификатларын тапшыру тантаналы рәвештэ узды. Бу чарага икенче балалары туган 2 биектау гаиләсе чакырылды.

2018 елның 14, 21 һәм 26 июнь көннәрендә Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре өч эш бирүчеләргә карата күчмә тикшерү оештырылды. Шундый ук проект Яшел Үзән районында да узды.

25 һәм 27 июньдә Тәтеш районында социаль яктан авыр хәлдә калган гаиләләрне барладылар. Ведомостара комиссия төркеменә опека һәм попечительства сектрының баш белгече Л.Краснова һәм "Тәтеш таңнары" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Н.Мөлекина кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International