ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Хәзер социаль ярдәм алу өчен социаль яклау бүлегенә барып йөрмәскә дә була. Аны өйдән генә электрон формада эшләү мөмкинлеге бар. 

Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика кешеләренә коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту хакында искә төшерә.

29 июнь кичендә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының икенче өлеше зәйлеләр, шәһәребез кунакларыннан гөр килеп торды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.

Милек рәсмиләштерәм дисәң, кадастр инженерларының хезмәтеннән башка булмый. Ул документны тиешле дәрәҗәдә, төгәл итеп эшләп бирми икән, дәүләт теркәүчеләре, төгәлсезлекләрне ачыклап, бер кочак кәгазьне кире кайтарырга да күп сорамый. Кадастр инженерларының кайчандыр җибәргән төгәлсезлекләре аркасында да бүген күпләр суд юлын таптарга мәҗбүр. 

29 июнь көнне Елгабаш авыл клубында балалар арасында бильярд ярышы булып узды.

Карашай-Саклау  авыл җирлегендә юл кырын чабу эшләре дәвам итэ

Килдураз урта мәктәбе каршында эшләп килүче жәйге лагерьда ял итүче,  һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, мәктәп хезмәткәрләре кечкенә сабантуй оештырдылар.

 

Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, бүген, 30 июнь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Җил көньяк-көнчыгыштан, 4-9 м/с. Минималь температура төнлә  +12..+15º, максималь температура көндез +26..+29º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International