ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

РФ Президентының " Милли планда коррупциягә каршылык 2018-2020 елларда.

Астанада Казакъстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казакъстан-Татарстан бизнес-форумы узды.

– Без автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, вертолетлар төзү, нефть-газ химиясе өлкәсендә, югары технологияләр һәм башка тармакларда Казакъстандагы партнерлар белән икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне җәелдерүдә мәнфәгатьле. Казакъстанда безнең "Татнефть", "КАМАЗ", "КВЗ" кебек күп кенә әйдәп баручы компанияләребез эшли. "Алабуга" МИЗда Казакъстанның аккумуляторлы батарейкалар җитештерү буенча "Кайнар Технолоджис" компаниясе катнашындагы резидент теркәлде, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Казакъстан товар әйләнеше 40%ка арткан һәм 700 млн АКШ долларыннан артып киткән. Планда – әлеге күрсәткечне 1 млрд долларга җиткерү.

Татарстанның социаль-икътисадый һәм инвестицион потенциалын презентацияләп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ГАҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "КВЗ" ГАҖ һ.б. җитәкчеләре дә үз продукциясен күрсәтте.

Ахырдан хезмәттәшлек турында берничә документка кул куелды.

2018 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында балаларга вакцинопрофилактика һәм туберкулезга каршы профилактика уздыруның өстәмә чараларын куллану мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, дини оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырышта ВИЧ-инфекция, балаларда туберкулез авыруын профилактикалау һәм аны башлангыч этапта ачыклау, шулай ук халыкның профилактика прививкаларыннан баш тартуы мәсьәләләре каралды.

Хокукый җайга салу һәм законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда, түгәрәк өстәл утырышын резолюцияләүдә министр урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яшәүчеләр җәйге каникул чорын күңелле, кызыклы уздыра. Шушы көннәрдә монда «Зов джунглей» дигән спорт-күңел ачу уеннары оештырылды.

Кабат хокук бозуларны кисәтү эше уңаеннан 2018 елның 2нче июлендә «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан, 8 балигъ булмаган бала өчен «Атучы» пейнтбол клубында  уйнау оештырдылар.

 

Кабат хокук бозуларны кисәтү эше кысаларында 2018 елның 2 нче июлендә «Веста» Үзәге белгечләре тарафыннан, 8 балигъ булмаган бала өчен «Атучы» пейнтбол клубында  уйнау оештырдылар. Максат: пейнтбол уены турында күзаллау формалаштыру намуслылык, җаваплылык хисләре тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту.

Юридик затны планлы тикшерү турында

Күргәзмәдә рәссамның Болгар музей-тыюлыгына бүләк итеп биргән 40тан артык эше куелган.

Президент Владимир Путин тулаем эчке продуктның 0,5% зурлыгында профицитын күздә тоткан федераль бюджетка төзәтмәләргә кул куйды. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасында яшәүчеләр һәм аның кунаклары рәсми төстә ачылган 30 пляжда курыкмыйча ял итә алалар. Аларда коткаручылар пунктлары һәм медпункт бар. Бу турыда Россия МЧСның ТР идарәсеннән хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International