ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Ромашка сказочный цветок, люблю я каждый лепесток» исемле әңгәмә үткәрделәр. Балалар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. 

Вакытлыча 9нчы июльдән башлап ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр Риза Фәхретдин урамыннан алып Мәрҗәни урамына кадәр участокта Шевченко урамы буйлап,  Герцен урамыннан алып Геофизическая урамына кадәр участокта Шоссейная урамы буйлап, РТСтан алып Волгоградская урамына кадәр участокта Геофизическая урамы буйлап, Герцен урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районында экологик стандартларга туры килми торган эшчәнлек башкарылуын ачыклады. Хокук бозу очрагын ачыклау җирле халыкның игътибарлылыгы аркасында мөмкин булды.

     6 июль көнне район китапханәсе каршында «Я вновь открываю Л. Толстого» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре законсыз карьерны ачыклады.

Быел проект тагын 9 төбәк юнәлешен үзләштерде, алар арасында Яшел Үзән шәһәре дә бар.

5 июльдә “Батырлык” клубы тәрбияләнүчеләре Гаилә - минем дөнья"акциясе уздырганнар 

    75 ел элек, 1943 нче елның 5 июль көне, совет гаскәрләренең немец басып алучылры белән күп санлы Бөек Ватан сугышы кырлрының берсе - Курск дугасындагы сугышы башлана. Сугыш 1943 нче елның 23 августына кадәр дәвам итә. Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган  көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды.

Бүген профессиональ бәйрәмнәре – Халыкара кооперация көне алдыннан Галия Кайбицкая исемндәге музейда Мәлки сельпосы хезмәткәрләре кунак булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International