ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иске Карамалы авылы китапханәчесе Түреш авылында гомер итүче Хәлил Гыйләҗев һәм Әлфия Әюпова гайләсендә  булды.

"Иннопром" күргәзмәсен карау барышында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Татарстанның Ford Sollers җитештерүендә кулланыла торган өстәмә чынбарлыклы 3D-күзлекләреннән файдалану барышы белән танышты.

Ford Sollers "Иннопром" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә беренче мәртәбә катнаша, биредә үзенең шәхси сан технологияләрен күрсәтә.

Татарстан Республикасы стендында эшләп чыгару процессында булган җитештерү барышларын санлаштырылган нигездә модельләштерү системасы; складта эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә торган өстәмә чынбарлыклы 3D-күзлек; шулай ук яңа хезмәткәрләрне өйрәтү өчен кулланыла торган виртуаль чынбарлыклы 3D-күзлек күрсәтелгән.

Санлы җитештерүнең тәкъдим ителгән технологияләре Россиядәге Ford Sollers заводлары өчен компаниянең шәхси IТ-департаменты тарафыннан эшләнгән.  Аларны проектлаганда инженерлар хезмәт нәтиҗәлелеген һәм җитештерүдәге куркынычсызлыкны арттыру өчен хезмәткәрләр һәм белгечләр белән тыгыз элемтәдә торган.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Күңелле балачак илендә!" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе уздырды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы ГХАТ бүлегендә якты һәм изге вакыйгалар булып үтте.

"Дустыңны китапханәгә алып кил" акциясе кысаларында Тугаш авылы китапханәчесе яшьләр белән рус язучысы Ф.Достаевскийга багышланган әдәби кичә үткәрде.

6 - нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе авыл Мәдәният йорты белән берлектә 8 июль - Гаилә һәм тугрылык көненә багышлап “Гаилә – мәхәббәт һәм бәхет нигезе” дип аталган кичә үткәрделәр.

Һәр елны 8 июльдә Россия күләмендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Бүген, 9 июльдә халык белән очрашулар Колбай Мораса, Әмзә, Иске Әлмәт һәм Кычытканлы авыл җирлекләрендә узды.

2018 елның 5 июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарның беренче профессиональ сәясәтчесе» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

 

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана  Меңнәр авылындагы мөселман сабантуенда  көндезге 10 сәгатьтә  барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Әтәс авылыннан Хәмзин Илдар Мисбах улы һәм Хәмзина Гөлсинә Гаян кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаиләгә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан Мактау кәгазен һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International