ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

Менделеевск ТОСЭР (СИҮАБ) статусын алачак

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Элек коммунальщиклар һәм ресурс оешмалары хезмәтләрне бик сирәк кенә туктаткан булса, хәзер бу норма булып санала, ул гына да түгел, түләмәсәң – утсыз, газсыз һәм кайнар сусыз утырырга мөмкинсең. Теләсә кайсы хезмәтне – газны, электр утын, кайнар суны һәм хәтта канализацияне дә өзәргә мөмкиннәр.

2018 елның 13 июлендә  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында министрның беренче  урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы  икътисадының төп юнәлешләре  буенча коррупция чагылышларын  профилактикалау ( кисәтү) буенча “Юл  картасы”на өстәмә чаралар һәм  тиешле индикаторлар кертү мәсьәләләре  буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында “Юл картасы” индикаторлары һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләштеләр.

ЯҮМР башлыгы карамагындагы Хезмәтне саклау буенча координацион совет әгъзаларының күчмә утырышы бу юлы «Эссен» сәүдә үзәгендә үтте.

Һәр оешманың үз кагыйдәләре булган кебек, «А.М.Горький исемендәге завод» АҖнең дә иң тырышларны билгели торган үз бәйгеләре бар.

Бүген, 13 июль көнне “Мәдәни шәһәр мохиты” проекты кысаларында үзәк паркта “Яшел фитнес” үтте. Аны спорт клубларының берсендә төркемнәрдә тренер булып эшләүче Полина Густова үткәрде.

Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә моңанчы беркайчанда булмаган тантана узды. Бер көнне никахларын теркәделәр һәм шул ук көнне кәләшнең ата-аналары үзләренең  юбилейларын билгеләп үттеләр, бәхетле никахта нәкъ 30 ел яшәгәннәр!! Бу бәхетле парларны туганнары һәм якыннары котларга килделәр.

Чистай шәһәр прокуратурасы хәбәр итә

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне профессиональ бәйрәм – Металлург көне белән тәбрик итәм!

Әлеге профессиональ бәйрәм җитештерүдә, металл эшкәртүдә, корыч коюда хезмәт куючы, металлдан төрле-төрле кораллар һәм детальләр ясаучы хезмәтчәннәрнең барысы өчен дә.

Ышаныч белән әйтергә мөмкин: әлеге тармакта үз эшенә фидакарь бирелгән кешеләр генә эшли. Сезнең үз эшегезне яратуыгыз, профессиональ ныклык һәм рух көрлеге аерып тора. Сезнең мактаулы хезмәтегез, югары осталыгыгыз тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләренә лаек! Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлы эш, яңа иҗади һәм хезмәт уңышлары, бәхет һәм иминлек телим!

 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International