ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

13 июль көнне “Мизгел” Яшьләр үзәге белгечләре Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан яшь парларны бәйрәм белән тәбрик итеп бәйрәмнен символы – ромашка бәйләмен бүләк иттеләр.

16 июль көнне, иртәнге 10 сәгатьтә, “Минзәлә икмәге” район, шәһәр халкы өчен беренче тапкыр үз ишекләрен ачачак

13 июльдә Чистай  муниципаль районында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырган, хезмәт законнарын аңлатуга, аны хокукый куллану практикасын тикшерүгә  багышланган  семинар-киңәшмә үтте

11 июль – язгы чакырылышның соңгы көнендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева җитәкчелегендә Әгерҗе үзешчәннәре Казандагы “Патриот“ үзәгенә барып солдатларга концерт куйдылар.

Мемориаль үзәккә килү - традиция

Мемориаль үзәккә килү - традиция

Көчек авылында гомер кичерүче Нәҗибә әби Шәйдуллинаны 95 яшьлек олуг юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов килделәр.

Районыбыз авылларында дини белем бирүчеләр арта

"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге Норма урта мәктәбенең "Романтик" җәйге лагерына йөрүче балалар белән  “Тәмәке тартуга каршы көрәш көне” уңаеннан  “Тормыш  начар гадәтләрдән башка” дигән исем астында стена газетасы чыгаруны һәм буклетлар ясауны оештырды. Мондый төр тематик чаралар тәрбияви яктан балаларга яхшы тәэсир итә, яшьләр арасындагы начар гадәтләрне булдырмау өчен профилактика эше булып тора.

 Әлеге чарада лагерьның начальнигы Э.Абдуллина, педагог-оргнизатор А.Галимҗанова, музыка җитәкчесе Ф.Кәримова һәм 100 бала катнашты. Актив катнашкан балаларга истәлек бүләкләре, “Форпост” үзәге исемннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

14 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International