ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Газпромбанк (АҖ) 16 нчы июльдә фәнни-техник һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Газпромбанк һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Иннополиста ІТ-эшләнмәләр үзәген ачуны күздә тоткан килешү төзеделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Газпромбанк Идарә Рәисе урынбасары Вадим Кулик документка үзләренең кулларын куйдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Президенты каршыдагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) һәм "Газпромбанк" АҖ өч яклы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Вадим Кулик, РАНХиГС ректоры Владимир Мау куйдылар.

16 июль көнне Теләче районының Субаш авылында гомер итүче Степанова Евдокия Андреевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ләйлә Каюмова тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. 

Бүген Иннополиста «Президент академиясенең Җәйге кампусының VII халыкара мәгариф форумы» ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, Газпромбанк Идарәсе рәисе урынбасары Вадим Кулик һәм башкалар катнашты.

Татарстан башкаласы 24 нче июльдән 29ына кадәр пляж гандболы буенча дөньяның иң яхшы уенчылары катнаша торган дөнья чемпионатын кабул итә.

2019 елга кадәр «Лукоз Саба» ҖЧҖ 1300 башка исәпләнгән кәҗә фермасының икенче чиратын файдалануга кертүне планлаштыра.

“Казан” гаилә үзәге янында 14 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр эшләгән FIFA Җанатарлар фестивалендә 800 меңнән артык кеше булып киткән.

15 июльдә Лаеш шәһәренең яр буенда җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе - 2018” VI Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды. Анда җилкәнле спортның Бөтенроссия федерациясе президенты Владимир Силкин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры – ТРның җилкәнле спорт Федерациясенең попечительләр советы рәисе Альберт Кәримов, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, милли җилкәнле Лиганың гендиректоры Игорь Игнатов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Шунда ук яр буенда, спорт бәйрәме белән бергә, балык ашы фестивале дә узды. Җилкәнле регата ачылыр алдыннан кунаклар балык рәтләре буйлап үттеләр, чарада катнашучылар белән аралаштылар һәм балык ашыннан авыз иттеләр.

    Лаеш шәhәре  язылышу сараенда тантаналы төстә игезәкләр Диләрә hәм Баязит тууы рәсми теркәлде. Нәниләрнең әти-әнисенә туу таныклыгы hәм фотоальбом тапшырылды. Бу көн бәләкәчләрнең әти-әнисенең иң истәлекле истә калган туган көне булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International