ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе
Районда традиция буенча уракка төшәр алдыннан барлык төр урып-җыю техникасының эшкә әзерлеге тикшерелә. Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхознадзор», "Агрокөч" АҖ, "Агрокөчтөркем" ЯАҖ һәм башка белгечләре катнашында "Комбайннар парады" уздыру башланды инде.

19 июль көнне  Татарстан республикасы территориясендә урыны белән  көчле яңгыр, яшен һәм 15-20 м/с кадәр көчле җил көтелә, боз явуы ихтимал

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне 2018 нче елның 17 нче июленә район предприятиеләрендәге вакантлы урыннар турында мәгълүмат белән танышырга чакырабыз!

18 июльгә район буенча 4,5 мең тонн печән, 57 мең тонна сенаж һәм 146 мең тонна ботак-азыгы әзерләнгән.  Бу бер шартлы терлеккә 15,4 ц азык берәмлеге тәшкил итә.

19 нчы июлдә ТР территориясендә көчле яңгыр, яшен, секундына 15-20 метр тизлектә җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал.

19 июль Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр көчле җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар. 

uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт хезмәтләре порталының “Халык контроле“ бүлеге аша алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә законнар бозу очраклары турында хәбәр итәргә була.

Новый поселогы мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге эшләр дәвам итә,анда  1-4 класс һәм  5-7 класслар хезмәт дәресләре ,тәбигать белеме,   биология программалары нигезендә эш алып бара,тәҗрибә уткәрә

Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында инфекция учаклары табылган. Татарстанның биш районында кош-кортларда кош гриппы вирусы табылган. Бу хактагы хәбәрне ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсендә расладылар. 17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә үлгән кош-корт анализга алынган һәм аларда кош гриппы вирусы булуы ачыкланган.

Балалар бакчасында җәйге чор аеруча күңелле үтә. “Каенкай” балалар бакчасының өлкән группасы кечкенәләр өчен  С. Маршакның “Песи йорты” дигән әкиятен сәхнәләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International