Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты башланып китте – Пляж спорт төрләре үзәге кортларында ярышларның беренче көнендә төркем этабының берьюлы 32 матчы узды.
Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә яшәүче Садыковлар пары үз гаиләләренең "тимер" юбилеен билгеләп үттеләр. Садыков Рәшид Хәсән улы һәм Клара Сараз кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып 65 ел баралар. Алар бу елларда бер-берсенә бик күп мәхәббәт, абырлык, аңлау, хөрмәт бүләк итәләр.
Хәрби түрә бүләккә илнең оборона сәләтен ныгытудагы һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Оренбург өлкәсендәге Тозлы күл татарстанлыларның яратып ял итә торган урынына әйләнде.
Бүген ралли-рейдта катнашучыларны Әстерхан – Әстерхан узышының боҗралы этабы көтә.
Такси хезмәтеннән гомеренә бер тапкыр булса да файдаланмаган кеше юктыр мөгаен. Даими йөреп торучылар да җитәрлек. Транспорт чарасын ишек төбеңә кадәр чакыртып кирәк урыныңа барып җитү күпкә җиңелрәк. Әмма зур габаритлы йөк яисә җәнлекләрне таксистлар йөртүдән баш тартырга мөмкин. Шулай да, җиңел таксида нәрсәне йөртергә һәм йөртмәскә кирәк соң?
Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми.
2018 елның 24нче июленда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Данияр Шакирзянов – 20 июль көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!
“Шатлык” приютында пихолог Римма Нагимзяновна Садыкова өлкын группадагы балалар белән “Кулга- кулалыйк, дуслар” дигән конкурс программа уздырды.
Программаның максаты: хезмәттәшлек күнекмәләре булдыру, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт, бердәмлек хисе булдыру.
Конкурс төрле уен элементлары белән узды, “Сын уйлап тап”, “Уйларга биш минут” һ.б. Монда балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр, үзләренең хисләре белән уртаклаштылар. Ахырдан үзләренең рәсемнәрендә девизларын, хис-кичерешләрен, исемнәрен, эмблемаларын күрсәттеләр.
Командада балалар танып белү күнекмәләрен активлаштырдылар, психология һәм үз-үзләренә кызыксынуларын үстерәләр.
Автор: психолог Римма Садыкова.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Александр Шадриков Займище поселогы активистлары белән очрашты. Гражданнарны кабул итү барышында территорияне үстерү мәсьәләләренә комплекслы фәнни якын килүнең әһәмиятле булуы билгеләнде.