Питрәч райондагы “Шатлык” приютында гадати булмаган көне “Индейц көне” үтте.Чара барышында балалар индейцлар тормышы, көнкүреше, киемнәре, уеннары белән таныштылар. Балалар үзләре дә рәхәтләнеп, учан янында биеделәр, торакларын төзеделәр, үз ясаган киемнәрен киеп карадылар. Тәрбияләнүчеләр бу чарадан күңел күтәренкелеге, шатлык алдылар.
Автор: тәрбияче Индира Ибрагимова.
22 июль көнне Питрәч райондагы “Шатлык” приютка гадати булмаган кунаклар – Казан шәһәрнең “Вулкан” байкер өермәсе килде. Яшь кешеләр балалар янына буш куллар белән килмәделәр. Алар тәмле күчтәнәч белән килделәр. Һәр балага байкерлар истәлекле бүләкләр бирделәр. Саубуллашканда уртак истәлеккә фото ясадылар. Бала-чиге соклану булмады.
“Шатлык” приюты җитәкчелекләре Казан шәһәрнең “Вулкан” байкер өермәсенә бүләкләр өчен рәхмәтен белдерәләр.
Автор: социаль педагог Екатерина Карнаухова.
Искәртеп үтик "Урман амнистиясе" 2017 елның 21 июлендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде. Әлеге закон турында милекчеләргә нәрсә белергә кирәклеген Татарстан Республикасының Росреестр идарәсе ЕГРН сыйфатын күтәрү һәм ЕГРН алып бару бүлеге начальнигының урынбасары Юлия Макарова таныштырды.
Кашык белән массаж
Үзәк китапханәдә Санкт-Петербург шәһәреннән архитекторлар кунакта булдылар.
“Рәсәй Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү” турындагы законның 25 нче статьясының 2 нче пунктында, эш бирүче оешма яисә шәхси эшмәкәр хезмәт эшчәнлеген туктату, хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарту, хезмәт килешүләрен өзү ихтималы булган очракта, эш бирүче - оешма ике айдан да соңга калмыйча, ә эш бирүче - шәхси эшмәкәр бу чаралар башланырга ике атна алдан бу хакта эш белән тәэмин итүче хезмәт органнарына язма рәвештә, вазыйфа, һөнәр, белгечлек һәм квалификация таләпләре, һәр конкрет хезмәткәргә түләү шартлары, оешмада хезмәткәрләренең санын яки штатны кыскарту выкытында күп күләмдә хезмәткәрләр эштән азат ителгән очракта – бу чаралар турында өч ай алдан хәбәр итәргә тиеш.
28 июль көнне «Шәһәрнең мәдәни мохите» кабаттан әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын көтә.