ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Салым буенча бурыч түләү квитанциясен Татарстан Республикасының  бөтен күпфункцияле үзәкләреннән алып була.

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. 

Россиянең Сәнәгать министрлыгы комплекслы инвестиция проектлары исемлегенә кертү максатларында гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестиция проектларын конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 03 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләр Россия оешмаларына 2017-2019 елларда алынган инвестиция кредитлары буенча РФ валютасында, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 20 июлендәге 702 номерлы карары нигезендә исәпләп чыгарылган база индикаторының 0,7 күләмендә бирелә.

Үз чиратында, 2014-2016 елларда РФ валютасында алынган кредитлар буенча субсидияләр инвестиция кредиты бәясенең бер өлешен компенсацияләү өчен Россия Үзәк банкының төп ставкасаның 0,7 күләмендә бирелә.

РФ валютасында номинацияләнгән облигацияләр буенча субсидияләр оешманың облигация займнары буенча купон керемен түләүгә булган фактик чыгымнары суммасының 70 проценты күләмендә бирелә.

Бу вакытта инвестиция проектының гомуми бәясе түбәндәгечә булырга тиеш:

- 2014-2016 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 5 млрд. сумга кадәр;

- 2017-2019 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр һәм облигацияләр буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 7,5 млрд. сумга кадәр (аларга карата Россия Федерациясе катнашында махсус инвестиция контракты төзелгән инвестиция проектлары өчен – 10 млрд. сумга кадәр).

Гаризалар тапшыру, документлар алмашу, субсидияләр бирү шартлары үтәлешен күзәтү һәм тикшереп торуга бәйле барлык процедуралар хәзер санлаштырылган форматка күчерелгән. 

 Электрон хезмәттәшлек Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы (http://minpromtorg.gov.ru/ministry/infosys/#gisp) аша гамәлгә ашырыла.

Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 23 июленнән 20 августына кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматларны Сәнәгатьне үстерү фондының консультацияләр үзәгендә алырга мөмкин.

Элемтә өчен: Топорков Николай Викторович, телефон: (495) 221-90-04 (өст. 406), электрон почта адресы: toporkov@frprf.ru.

 

РФ Хөкүмәтенең 03.01.2014 №3 карары

РФ Хөкүмәтенең 20.07.2016 №702 карары

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Булачак студентлар ата-аналары белән берлектә Министрлыкка Татарстанның төрле районнарыннан килде.

Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан килгән Рифат Фәхриев урманчылар гаиләсеннән, аның дәү әтисе 30 елдан артык Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшләгән. "Мин урманны, табигатьне яратам. Балачактан ук бабам миңа үрнәк булды, хәзер мин дә үземнең тормышымны әлеге юнәлеш белән бәйләргә телим", – дип билгеләде Рифат Фәхриев. Рифатка теләктәшлек белдерергә дип аның ата-анасы да килгән, уллары сайлаган юлны алар уңай кабул иткән.

Казаннан килгән Тимофей Скорняков Лубян урман-техника көллияте турында танышлары аша ишетеп белгән: "Урманчы буласым килә, презентация фильмын карадым, миңа барысы да ошады", – дип сөйләде Тимофей Скорняков.  

Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты.

"Лубян урман-техника көллиятен атаклы дәүләт эшлеклеләре тәмамлап чыккан, алар үз карьерасында кишәрлек остасы вазыйфасыннан башлап урман хуҗалыгы министрына кадәр ирешкән. Урманда эшләве авыр, ләкин ул бик кызыклы, ә иң мөһиме, сорала торган хезмәт. Урманчыларның төп бурычы – урманнарны саклау һәм үрчетү", – дип билгеләде Равил Кузюров.

«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 24 июлендә “Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору ” дигән темага әнгәмә үткелде.

Бүген Баш идарәсендә видеоконференция элемтә режимында кешеләр үлемен кисәтү, икътисадка һәм экологиягә зыянны кисәтү буенча чаралар өстенлеге белән халык яшәешенең комплекслы иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән Русия ГТХМ һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында үзара эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Аерым игътибар "112" бердәм номеры буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыру системасын һәм "Имин шәһәр" аппарат һәм программа комплексын эшләтеп җибәрү сорауларын карауга бирелде.

6 августтан 7 сентябрьгә кадәр 6358 нче номерлы Канаш-Казан, 6101 нче номерлы Казан-Канаш, 6193 нче номерлы Канаш-Шумерля, 6194 нче номерлы Шумерля-Канаш, 6360 нчы номерлы Канаш-Казан, 6357 нче номерлы Казан-Канаш, 6396 нчы номерлы Алатырь-Канаш, 6395 нче номерлы Канаш-Алатырь һәм 6506 нчы номерлы Канаш-Чабаксар шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә.

Бүген Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә милли бизәкләр белән таныштыру чарасы оештырылды.  Чараның максаты булып рус һәм татар халкының бизәкләрен өйрәнү куелды.

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  һәм РФ субъектларының халыкның куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү буенча үзара эшчәнлек мәсьәләләре хакындагы селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды.

Гармунчылар үз осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, үзара аралашып, иҗади багланышлар урнаштырып, мастер-классларда белемнәрен дә ныгытачак. Гармун уйнап бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. 10 яшьтән башлап, теләгән һәр иҗатчы катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International