ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

2017 елның 21 июлендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән "Урман амнистиясе" буенча, 2016 елның 1 гыйнварына кадәр урман фонды җирләре бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелсә, ул урман фонды булудан туктый һәм торак фондлар җиренә әйләнә.

20 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубында яшүсмерләр өчен “Музыкаль кунакханә. 

Бөтендөнья бокс көне

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан компаниясе – салкын рәвештә сыгылган көнбагыш маен җитештерүче "ТЛК" ҖЧҖ вәкилләре белән эшлекле киңәшмә булды. Завод 2017 елда Бөгелмәдә эшли башлады, җитештерүнең беренче линиясенә инвестицияләр күләме 30 миллион сумнан артык.

Продукция югары сыйфатлы килеп чыга, Татарстан һәм Россия сәүдә челтәрләренә җиткерелә башлады инде. Шуңа күрә компаниядә җитештерү куәтләрен арттырып һәм җиткерүләр географиясен киңәйтеп, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү планлаштырыла.

Очрашу барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре компанияне тышкы базарларга чыгуның гамәлдәге экспорт мөмкинлекләре, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүнең гамәлдәге хөкүмәт программалары буенча консультацияләде.

21 июль көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Кичке авыл тынмый, кичке авыл җырлый һәм уйный" дигән бәйрәм оештырылды. Бәйрәмдә матур җырлар яңгырады, халык төрле уеннарда көч сынашып, уйнап, биеп күңел ачты. -Олы Кибәче авыл җирлеге.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  14  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.

Хокуклары бозылган кулланучыларны яңа адрес буенча кабул итәләр. Этиловый спирт, алкоголь продукциясе җитештерү, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тарафыннан контрольдә ттышын тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукын яклау буенча Татарстан  Республикасы Дәүләт инспекциясе  күпфункцияле үзәк  бинасына күчте. Адресы: Буа шәһәре,  космоский урамы, 108 "г" йорты.

Бүген Кайбыч районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Барлыгы 10 кеше теркәлгән.  Шәхси гражданнарны кабул итү атнаның һәр сишәмбесендә сәгать 8:00-10:00 кадәр була.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан 2018 нче елның 10 июле көнне кабул ителгән һәм 2018 нче елның 13 июле көнне хупланылган19.07.2018 № 209-ФЗ «Акционерлык җәмгыятьләре турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кретү турында»  Федераль законны имзалады. 

Федераль закон привилегияле акцияләр буенча дивидендлар күләме җәямгыять уставы буенча исәпләнелә торган критерияләргә төгәллек кертүгә юнәлтелгән.

Моннан тыш, Федераль закон белән аудит буенча директорлар советы комитеты турында, эчке аудитны һәм эчке контроль системасын оештыру турындагы  нигезләмә беркетелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International