Балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрү өчен балаларны “Сәламәтлек серләре” дип аталган танып- белү уенына чакырдылар
Россиянең иң яхшы олы яшьтәге 12 юртагы арасында ул финишка беренче килеп, “Элита” призын отты - 1600 метр араны 2 минут 2 секундта килде!
Нурвахит авылында яшәүче Дилә һәм Илсур Галимҗановлар хуҗалыгында асралучы бу айгырның республика чабышларында беренче тапкыр гына җиңүе түгел. Аның алдагы елларда да Элита призын отканы булды.
Веселый Роджер күптән түгел Казан Сабантуенда да призер булды. Буа Сабан туенда ике ел рәттән аңа тиңнәр юк.
“Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исәптә торучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар “Махеев” хәйриячелек фонды оештырган “Мин гаиләмне яратам” открыткалар бәйгесендә катнаштылар.
Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында ике дәүләт хезмәтен: гражданлык авиациясе һәм күмер сәнәгате өлкәсендә эшләгән кешеләрнең пенсиясенә профессияләре белән бәйле өстәмә түләүләрне билгеләү, шулай ук күренекле казанышлар һәм хезмәтләре өчен өстәмә матди тәэмин итүне билгеләү белән бәйле яңа сервислар җибәрелде. Пенсия фондының әлеге түләүләренә гаризаларны хәзер РПФ сайты аша электрон рәвештә җибәрергә була.
Мәхмүт Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе директоры Марта Бадамшина һәм Габишево авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Зөфәр Шәйхетдинов легендар совет һәм россия хәрби начальнигын, отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәевны 95 яшьлек юбилее белән шәхсән котладылар. Моның өчен алар Мәскәүгә, Россия кораллы көчләренең Генераль штабына махсус килделәр.
Лаеш шәһәреннән Соль-Илецкка уңайлы автобуста бару оештырыла
Чистай районында хезмәтне саклау буенча актив эш алып барыла
Бөгелмәдә “АВТОЛЕДИ – 2018” бәйгесе старт алды
Чистайлылар яшерен хезмәт хакы турында "Халык контроле"нә хәбәр итә ала
Татарстанның Росреестр идарәсе хәбәр итә