III Бөтенроссия GMP-конференциясе алдыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчевның "Express Pharma" һинд фармацевтикасы журналында интервьюсы дөнья күрде. Әңгәмә быелның май аенда Нью-Делида Халыкара фармацевтика һәм сәламәтлек саклау iPhex 2018 күргәзмәсе барышында узды.
Журналистлар белән әңгәмә барышында Алексей Савельчев Россия фармацевтика базарының формалашуы һәм аны норматив-хокукый тәэмин итү, республиканың фармацевтика сәнәгатен үстерүдә төп трендлар һәм фаразлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерик, халыкара катнашулы "Россия һәм дөнья. Фармацевтика базарын үстерү потенциалы белән идарә итү" исеме астындагы III Бөтенроссия GMP-конференциясе 2018 елның 27-29 август көннәрендә Казанда узачак.
III Бөтенроссия GMP-конференциясе фармацевтика өлкәсендәге әйдәп баручы халыкара һәм Россия экспертларын, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, фармацевтика җитештерүендәге җитәкчеләрне һәм белгечләрне, профессиональ берләшмәләрнең һәм бергәлекләрнең вәкилләрен – Россиядән һәм чит илләрдән 1000 якын катнашучыны җыячак.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д.В. Мантуров, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры М.С.Орешкин, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцова катнашында пленар утырышлар, панель дискуссияләр уздыру планлаштырыла.
Конференция кысаларында фикер алышыначак мәсьәләләр Россия фармацевтикасын алга таба үстерүнең билгеләүче ноктасына әйләнәчәк, тармактагы эксперт потенциалының тирәнлеген һәм аның дөньяви фармацевтика базарлары белән үзара бәйләнешен билгеләү мөмкинлеген бирәчәк.
Әлеге чараны уңышлы уздырып җибәрү Татарстан Республикасында фармацевтика үсешенә яңа импульс бирергә мөмкин.
Тулырак:
http://www.expressbpd.com/pharma/digital-issue-pharma/express-pharma-june-16-30-2018/402581/
24 июль көнне Район балалар китапханәсе янындагы җәйге уку залына “Шоколад” балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркем балалары экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты сезне яңа "Кооператив оешма икътисады" актуаль юнәлеше буенча укырга керергә чакыра!
4 елдан соң сез "Икътисад" юнәлеше буенча бакалавр буласыз.
Туган як тарихы музее
Максат: тәрбияләнүчеләрне әйләнә-тирә мохит торышы проблемаларын хәл итәргә җәлеп итү,
Бурычлар:
1. тәрбияләнүчеләрнең әйләнә-тирә мохитның пычрануына игътибарын җәлеп итү;
2. Хезмәт күнекмәләре тәрбияләү( стадион янын һәм Кама елгасы ярын җыештыру)
Су буенда куркынычсызлык турында белемнәрен активлаштыруЛениногорск муниципаль районында эчке эшләр бүлеге, мчс һәм башкарма комитет вәкилләре катнашында су коену урыннарына рейдлар үткәрелә.
Кирәкле һәм яхшы түләнә торган профессияне түләүсез генә аласың киләме? РУК ККЦна ипи пешерүчегә укырга кер!
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты Татарсан регионнарыннын "Ипи, кодитер һәм макарон әйберләре технологиясе" юнәлеше буенча "бюдңет" урыннарга абитуентлар чакыра.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2018 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре хакында
2018 елның 23 июлендә Тукай муниципаль районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Авзалов рәислегендә 2018 елның 1 яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча Алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча район ведомствоара комиссиясе утырышы уздырылды
“2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат”
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Комитет) хәбәр итә: 2018 елның 16 августында көндезге сәгать икедә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, тартып чыгару ысулы аша (җирәбә салу),кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирү вакыты, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 24.07.2018 елдан 193-од номерлы боерыгы белән билгеләнде ( боерыкка имза куйган вакыттан алып 2018 елның 7 августына сәгать 16.00 кадәр).
Һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукын алу өчен, аучылар Комитетка гариза белән мөрәҗәгать итә. Гариза түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:
- шәхси;
- электрон рәвештә Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;
- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.
Барлык сораулар буенча, 8(843)-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә
2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул исәптән җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru «Эшчәнлек» бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылдылар. РАЗДЕЛГА ССЫЛКА