ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

1 нче августта район башлыгы Марат Зиатдинов Яр Морквашы авылында төзелә торган балалар бакчасы һәм Югары Осландагы “Энҗе бөртеге” исемле йөзү бассейнын карау буенча производство утырышы үткәрде.

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ише­тергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хез­мәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хез­мәт­ләрне электрон формада рәсмиләш­терә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәк­че­легенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.

Кытай, Тунис һәм Төркия эко-волонтерлары, дөнья халыклары фестивале, Казансу елга яр буе территориясендә өмә – Байтик балалар лагере базасында шундый бай эчтәлекле һәм кызыклы эко-смена уза.

Питрәч делегациясе Самарада хәрби частьта хезмәт итүче солдатларыбыз янына барды. Хәрби ант бирү тантанасында егетләрнең ата-аналары да катнашты.

“Рәхмәт, әни!” дигән фотоконкурс 1 – 10 нчы август көннәрендә Татарстан гаиләләре арасында  “Рәхмәт, әни!” дигән фотоконкурсы бара.

1 нче август Тәтеш муниципаль районы Санкт - Петербург шәһәреннән «Экодулкын» экспедициясенең катнашучыларын кабул итте

Гүзәл затларыбызның “тимер атны” иярләүләренә ияләшеп беттек инде. Граната тоткан маймыллар белән чагыштырсалар да, юлларда аларның көннән-көн арта баруын танырга кирәк.

Начар метеорологик күренеш күзәтелми. 

Бүген  “Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты”нда тормышка ашырыла торган “Ничек картлыкка бирешмәскә”программасы кысаларында  йорт-интернатта  социаль хезмәтләр алучыларны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү максаты белән “Табиблардан  башка сәламәт бул!” спорт-уен чарасы узды.

Бүгенге көндә ТР хисап Палатасы һәм район контроль-хисап Палатасы кушуы буенча Югары Ослан районында бюджет акчаларын максатчан тотылуы буенча тикшерүләр бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International