Әле беренче тапкыр гына килүебез булса да, күптән белгән танышларын күргәндәй бик җылы каршы алды безне Гыйззәтуллиннар. Айдар авылының иң күркәм гаиләләренең берсендә без бу юлы.
Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсе.
Төсле журналлардагы фотосурәтләрне карагач яки атаклы кешеләр турында яңалыклар ишеткәч: “Яшәп тә карыйлар, ичмасам!” – дип авыр сулап куябыз.
2 август көнне 2018 елны куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Начар метеорологик күренешләр: 2 август көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
28 июль көнне Үзәк ял паркында Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмдә флотта хезмәт иткәннәр, аларның гаиләләре катнашты. Муниципаль район Башлыгы урынбасары Г.Р. Гараева бәйрәм белән тәбрик итте һәм изге теләкләрен юллады. Бәйрәм, район мәдәният йорты оештырган концерт программасы һәм күңелле уеннар белән дәвам итте.
Балтач районы “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Әхмәтҗанова Альбина Валерьевна «Өстәмә белем бирү оешмасының иң яхшы директоры» номинациясендә 50 мең сум күләмендә грант отты. Альбина Валерьевнаны әлеге зур җиңүе белән ихлас күңелдән тәбриклибез, хезмәт юлында яңадан-яңа уңышлар телибез.
Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге оештырган чәчәк үстерү буенча бәйге дәвам итә
Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма, чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәкчелегенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан цифрлы технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
Бу чара Яшел Үзәннең “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе (POZIS компаниясе) базасында узды.
Киңәшмәне предприятие җитәкчеләре белән ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.