ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

 Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия Сабурская чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте. Дәүләт хокук сакчысына 7 граждан мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе инспекторлары металл конструкцияләр җитештерү предприятиесендә экологик таләпләрнең үтәлүен тәэмин итте.

Җәйге каникуллар  башыннан  Әлмәтнең  мәшгульлек үзәге  тарафыннан 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта выкытлыча эшкә урнаштыру  өчен  уртак  эшчәнлек  оештыру һәм уздыру буенча 12 килешү төзеп 95 үсмер  эшкә  урнаштырылды.

Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында район активы белән киңәшмә үтте. 2018 елның 1 маеннан "Әлмәт җылылык челтәрләре" АҖ башкарма директоры Петр Тумашев билгеләнде.

 

Бүген район активы белән эшлекле дүшәмбедә яңа шәһәр прокурорының рәсми таныштыруы үтте. Киңәшмә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин җитәкчелегендә Татарстан прокуроры Илдус Нафиков катнашуы белән узды.

2018 елның 4 августында  Казанда триатлон буенча IRONSTAR KAZAN 2018 TIMERMAN CUP ярышлары узды.

 “Sprint”(0,75 км  йөзү, 20 км велоузыш, 5 км йөгерү) дистанциясендә 300 спортчы арасында шәхси ярышта  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгының әйдәп баручы  белгече Т.С.Свиридова катнашты.  Ярышларның йөзү этабына старт Казансу елгасыннан бирелде, велоэтап маршруты Казан урамнары буенча барды һәм ярыш Кремль яр буенда йөгерү этабы белән төгәлләнде. 

Үз яшь категориясендә Татьяна Свиридова икенче урынны алды, хатын-кызлар арасында гомуми зачетта – 14 нче. Призларны һәм истәлекле бүләкләрне  җиңүчеләргә IRONSTAR генераль директоры Андрей Кавун һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырдылар.

2018 елның 8 августында 11:00 сәг. ТР Ресоциализация Фондының Кубогына Җилкәнле көймә регатасының ачылуы булачак. Идел акваториясендә крейсер яхталарында спорт ярышларда дәвалау-реабилитацион ярдәмнең тулы циклын узган һәм бәйлелекне җиңгән шәхесләр катнашачак.

Баулы    районы  кырларында   көзге  арыш  белән  көзге  бодай җыялар. Оператив белешмәләргә   караганда, районда  4,9 мең  га мәйдан суктырып җыелган, бу  фараздан 17,2% тәшкил   итә, шуннан  11 мең тонна  ашлык     кайтарылган,  бер   гектардан    уртача   уңыш    22,4 центнер чыга.

Дистилляцияләүче су нәрсә ул һәм республикада һаваны ничек тикшереләр?

Ярышларда якынча 240 спортчы катнаша дип планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International