ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте

Бүген Дәүләт комитетының утырышлар залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Михаил Малькевич җитәкчелегендә Томск өлкәсе делегациясе белән очрашты. Чарада шулай ук Томск өлкәсе департаменты хезмәткәрләре һәм урман хуҗалыклары директорлары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Очрашу барышында Равил Кузюров Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында, аның хәзерге торышы һәм республикада урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде.

Михаил Малькевич Томск өлкәсендә Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару тәҗрибәсенең, Татарстан Республикасындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлегенең кызыклы булуы турында сөйләде, алга таба Томск урманчылары биредә ябык тамыр системасы белән үстерелгән үсентеләрне сатып алырга планлаштыра.

"Дөрес итеп урман алып бару эше Татарстанда гына сакланып калды, без сезгә шуңа күрә килдек тә инде. Урман торгызу эшенә хәзерге вакытта өлкәдә бик зур игътибар бирелә. Урман селекция-орлыкчылык үзәге белән үзара хезмәттәшлекнең безнең проблемаларны никадәр хәл итә алачагы кызык безгә", – дип билгеләде Михаил Малькевич.

Киңәшмәдә шулай ук урман тармагына яшь кадрларны җәлеп итү, "кәкре куллы" урман кисүчеләргә каршы көрәш, мәктәп урманчылыклары белән эшләү, шулай ук "Амкодор" урман техникасыннан файдалану кысаларында Беларусь Республикасы белән үазара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Өчкөнлек визит кысаларында Томск өлкәсе делегациясе Арча һәм Саба урман хуҗалыкларында булачак. Урманчыларны урман әзерләү предприятиеләренең эше белән таныштырачаклар, шулай ук Европадагы иң зур Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге буйлап экскурсия уздырылачак.   

Урманчылар делегациясе шулай ук бүген Министрлыктагы урман музеен да карады, биредә аларга урман тармагының торгызылу тарихы турында сөйләделәр.

Бөртек җыючы комбайннарга дәүләт техник карауларын уздыру сроклары тәмамлануга бәйле рәвештә, аларны уздыруның сыйфатын һәм тулылыгын тикшерү, урып-җыю эшләрен башкарганда бөртек җыючы техниканың саклануын, куркынычсыз эксплуатацияләнүен профилактикалау зарурлыгы булу максатларында 2018 елның 6 августыннан 1 сентябренә кадәр үзара тикшерүләр уздыру буенча башка районнардагы бүлекләрнең башлыклары, Чистай муниципаль районы Авыл хуҗалыгы идарәсенең инженер-техник хезмәткәрләре катнашында шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип аталган уртак рейдлар үткәреләчәк.

06 август көнне Мамадыш районының "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Техкарау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә махсус игътибар бирелде: тормозларның, руль системасының, яктылык җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Азнакай муниципаль районында "Комбайн операциясе" кысаларында Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженерлык хезмәте белән берлектә район кырларында эксплуатацияләгәндә бөртек җыючы комбайннарны тикшерү буенча уртак рейдлар уздыра.

2018 нче елның 6 нчы августында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре “Бизнес-класс” эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү программасында катнаштылар. Бизнес- модельләштерү,  базар  һәм кулланучының үз-үзен  тотышын өйрәнү, маркетинг һәм интернет-маркетинг, сату һәм сервиз белән идарә итү, финанс грамоталылыгы нигезләре буенча белем алдылар. Уку ахырында белгечләргә курсны үтү турында сертификат тапшырылды.

Кичә, 6 август көнне Шәмәрдән авылында урнашкан   пляжный  волейбол мәйданчыгында  Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмэт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында чемпионат уеннары узды (Шәмәрдән зонасы).

Бүген Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйтүнә апа Нуриева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде. Район башлыгы Зәйтүнә әбигә тыныч-имин көннәр теләп, Россия Федерациясе Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре бүген "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Кеше белән әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнеше" темасына экологик дәрес уздырды. Учреждение базасында сәләтле балалар өчен "Биосфера" республикасы экология лагерь-мәктәбенең IV сменасы уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International