ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда 426,6 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, бу планның 28,7 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Республиканың Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган. Республикада 1 миллион 225,5 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 879,3 мең тоннасы – көзге бодай, 218,2 мең тоннасы – арыш, 88,3 мең тоннасы – арпа. Игенчеләр 18,6 мең гектар мәйданнан 29,6 мең тонна борчак җыеп алган. Уракта Зәй, Сарман, Актаныш һәм Нурлат районнары әйдәп бара.

Россия Генераль прокуратурасы “Коррупциягә каршы бергә!” дигән халыкара яшьләр конкурсы үткәрә.

 

Бүген  Татарстан  республикасының кече үлчәмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов су коену сезоны чорында суда иминлек тәэмин итүгә багышланган журналистлар өчен өештырылган  брифингта бу хакта тагын бер кат искә төшерде.

     Коену сезоны башланганнан бирле Республика сулыкларында  58 кеше батып үлде, шул исәптән 4 бала. 20 кеше коткарылды. Узган елның шул чорындагы күрсәткечләр – 38 һәлак булган, алар арасында ике бала һәм 30 коткарылган.

     Барлыгы  2018 елның башыннан суда 65 кеше һәлак булган , шул исәптән 5 бала. 54 кеше коткарылган .

 - 2018 елда  hәлак саны үсешенә , беренче чиратта, исерек  хәлдә  җиhазланмаган сулыкларда  коену сәбәпле. Тагын бер тапкыр исләтәм -  исрек  килеш су  коену – тормыш өчен  куркынычлы!

 Су янында балаларны   бер минутка да  игътибарсыз. калдырырга  ярамый, - диде Юрий Венедиктов.

     Шулай ук, ул  хәбәр иткәнчә, хәлне тотрыклыландыру өчен  өстәмә чаралар планлаштырылган .

     Барыннан да элек, республикада  гамәлдәге пляжлар санын  33 дан 59га кадәрле арттыру планлаштырыла.

Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, республикада су өстендә коткару җәмгыяте үсеше дәвам итә , инде булдырылган 44 территориаль бүлекчәләре составында 446 кеше эшли.  33 коткару посты булдырылган.

Аерым игътибар  балаларга бирелә . 2015 елдан балалар сәламәтләндерү лагерьларында  “Йөзәргә өйрән»акциясе үткәрелә .

  2016 елдан башлап мәктәпләрдә йөзү буенча проект тормышка ашырыла. Ике ел дәвамында 63 меңнән артык  балалар өчен укулар үткәрелде.

Юрий Венедиктов тагын бер кат искәртеп узганча,  моның өчен тыелган урыннарда коену  өчен   1-1,5 мең сум административ штраф  салына  .

 - Тулаем алганда, коену сезоны башланганнан бирле мобиль патруль төркемнәре   6537 патруль чыгыш өештырдылыр,  24743 әңгәмә, үткәрелгән  ,  58930 кеше катнашты,  49262 мәгълүмат китаплары таратылды,  коену тыю турында  1178 аншлаг куелды ,  административ җаваплылыкка  317 кеше тартылды, - диде Юрий Венедиктов.

 

 

2018 елның 7 август көнне Курск өлкәсенд узган XII Бөтенроссия Җәйге авыл спорт уеннары төгәлләнде.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре  “Гарденотерапия “ технология буенча  актив эш алып баралар. Алар шулай ук өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнедә җәлеп итәләр ул эшкә. Социаль хезмәткәрләр белән берлектә үткәрелгән чаралар өлкәннәребезнең кәефләрен яхшырта һәм күтәрә. Алга таба да өлкәннәребез белән шундый күтәренке кәеф белән эшләрбез.

Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә Грант акчасына авыл юллары төзекләндерелде. Төзекләндерү эшләрен Яшен оешмасы башкарды. - Олы Кибәче авыл җирлеге

Район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү атналыгы булды. 

              Хөрмәтле Татарстан Республикасы яшәүчеләре һәм кунаклары, «урман» уңышларын – гөмбәләрне, чикләвекләрне, җиләк-җимешләрне, дару үләннәрен җыю вакыты җитте. Исегезгә төшерәбез:  урманга бару, урман яшәүчеләре (кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре, аюлар, төлкеләр) белән очрашуга китерергә мөмкин ,аларның хәзер яшь балалары бик актив үсеп килә. Шуңа күрә урманда йөргән вакытта күзәтүчән булуыгызны һәм япа-ялгыз йөрмәвегезне сорыйбыз.

             Өстәмә хәбәр итәбез: әгәр Сез урман уңышларын  махсус саклана торган территориядә җыярга җыенсагыз –  монда җәнлекләр белән очрашу ешрак булачак.  Республиканың күп еллар дәверендә саклана торган  тыюлыкларында  хайваннар тыгызлыгы күтәрелде һәм аларның кеше алдында куркулары өлешчә төште. Моннан тыш, тыюлыкларда кайбер чикләүләр бар, аларны  тыюлык чикләре буенча куелган махсус аншлакларда укырга кирәк.

          Сезгә уңышлы «тын» ау телибез.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре продукциясе, гомумкулланылыштагы халык товарлары тәкъдим ителде.

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә китапханә мөдире Фирдая Зиганшина Яр Чаллы шәһәренең туган  көненә багышланган “Тарих һәм хәзерге заман" дигән әдәби  чара  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International