ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Чаллы экологларының эше авырмы? КФУ Яр Чаллы институты студентлары инспекторларның көндәлек башкарылган эше белән танышу һәм экологик лабораториянең технологик җиһазланышын күрү мөмкинлеген алды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе эшчәнлеге белән аларны башлык Наил Гарипов таныштырды.

«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе инициативасы буенча, «Чиста яр буе»акциясе кысаларында,  Иж елгасы ярында- Әгерҗе районындагы табигый һәйкәлләрнең берсе- массакүләм җыештыру оештырылды. Акциядә Кичкетаң авыл җирлегенең  бюджет өлкәсендә эшләүчеләр катнаштылар. Иж елгасы - җәй көне иң массакүләм ял итү урыннарының берсе. Ярда шактый күп чүп-чар – буш шешә, пластик пакетлар, кәгазь һәм башка әйберләр җыелды. Кайбер җавапсыз ял итүчеләр боларның барысын да пикник урынында ук калдыра. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны капчыкларга тутырып  машиналарда алып киттеләр. Нәтиҗәдә, хезмәт десанты көче белән,  якынча 6 километр яр буе линиясе тәртипкә китерелде. Мондый өмәләр әле дәвам итәчәк. Табигый  тыюлык хезмәткәре Әлфия Нуриманова җирле радио буенча сулыклар, елгалар, күлләр пычрануга каршы чаралар турында аңлату әңгәмәсе үткәрде һәм  барлык битараф булмаган район халкын яр буе зоналарын чистартуда актив катнашырга чакырды.

Бу традиция үз Ватаныңа карата  сакчыл карашны  гына чагылдырып калмый, ә үсеп килүче буын өчен үрнәк тә булып хезмәт итә.  Һәм мондый экологик чарада гына  “чисталык җыештырган урында түгел, пычратмаган урында була” дигән танылган экологик  гыйбарә аңлашылырга  һәм танылырга мөмкин.

      Матур дата 08.08.2018  өч  гашыйк парларнын йөрәкләрен  берләштерде. Ә Александр һәм Валентина никахлары  100 номер астында беркетелде. Барлык өйләнешүчеләрне яңа гаилә тезүләре белән котлыйбыз. Аларга озын гомер, бәхетле тормыш, үзара аңлашу һәм уңышлар телибез.

            Бүген, 08.08.2018 Әлки районнында яңа гаилә туды. Ул Анна белән Сергей Журавлевлар гаиләсе. Бу көнне яшлэр очраклы рәвештә билгеләмәделәр, чинки бу дата хәрбер кешенен хәтерендә калатырган һәм бәхетле сан диеп санала. Сергей Элки районын Түбән Кәчи авылынан Аннаны ерак Чүпрәле районнынан сайлап алды. Яшлэрне яңа гаилә төзүләре белән котлыйбыз, гомерлек һәм тигез мәхәббәт телибез.

 

Гамәлдәге Су кодексы нигезендә, яр буеның су өсте сызыгына кадәрге өлеше кагылгысыз дип санала. Ул төзекләндерү һәм халыкны ял иттерү максатында гына арендага бирелә ала. Шуңа күрә, әлеге җир участогыннан файдалану хокукын 2007 елга кадәр алып өлгергәннәр белән ни булачагы әлегә билгесез.  

5 август көнне Мамалай авылында "Кичке уен" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы үтте. Бәйрәм футбол ярышы белән башланып китте. Кунаклар төрле кызыклы һәм милли уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмне Илназ Ханафиев һәм Гөлүс Хабибрахманов алып барды. Танылган җырчылар Айдар Тимербаев, "Казан егетләре" төркеме, Зарина Хасаншина, Илназ Зәйнетдинов, Игорь Дмитриев бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр. 

Сатыш авыл җирлеге

Район башлыгы Валерий Макаров “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте кырларында булып, урып-җыюның барышы белән танышты һәм әлеге җаваплы кампания барышындагы мөһим бурычларга тукталды.

2018 елның 7 августында Теләче районы Баландыш авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде

Бүген Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм Казахстан Республикасы Алматы өлкәсе Акиматы үзара аңлашу һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International