ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «2018 ел Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» конкурсының финал этабы узды. Республиканың иң яхшы сметачы исеменә 13 катнашучылар көч сынашты. Быел конкурсының өченче туры Бөтенрәссәй сметачылар конкурсының телдән имтихан форматында узды. 2018 елда Татарстанның иң яхшы сметачылары булдылар: Гөлназ Зиннәтуллина, «Казан Гипронииавиапром» АҖ сметалы бүлеге төркеме начальнигы (1 дәрәҗә Лауреаты һәм 2018 ел Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы). Екатерина Власенко, «ТИГП» 3 нче категорияле инженеры (II дәрәҗә Лауреаты). Ольга Вдовина сметалы-килешү «ПЦ Град» ҖЧҖ начальнигы (III дәрәҗә Лауреаты). Шул ук көнне бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты. «Төзелеш законнарында актив үзгәрешләргә сәбәпле һөнәри осталык конкурсын үткәрү актуальләшә бара. Бүген без уңышлары билгеләп үтәргә һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» конкурсына кызыксыну өчен Сезгә һәм Сезнең җитәкчеләрегезгә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерергә җыелдык. Сезне лаеклы җиңүегез белән тәбрик итәм һәм сезгә зур уңышлар телим!», - диде ул.

   Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаляклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы      дәүләт  автоном учреждениясе халыкка комплеслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Забота” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенен белгечләре тарафыннан «Уңган куллар” түгәрәге нигезендә, “Оригами” дип аталган дәрес үткәрелде.

Бүген район кырлары җирләренең дөрес  һәм максатчан кулланылышын карап йөрделәр.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Алтын көз" VII республика конкурсы оештыра.  Әлеге проект олы яшьтәге һәм инвалидларны социаль учреждениеләрдә тернәкләндерү сыйфатын арттыру максатыннан уздырыла. 

Бу көннәрдә «Горьковец»   балалар лагерында  планлы янгын-тактик өйрәнүләр уздырылды. 

  Балалар ял итү урыннарында  мондый тренировкаларны   Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре белән берлектә  күзәтчелек эшчәнлеге   һәм кече үлчәмле суднолар буенча дәуләт инспециясының Яшел Үзән  бүлегенең инспекторлары ел саен үткәрәләр. Төп максаты- шәхси составны әзерләү   дәрәҗәсен арттыру,  һәм  шәһәр читендәге лагерьларда  гадәттән тыш хәл  килеп чыккан арада ашыгыч хезмәтләре белән  узара эшне камилләштерү.

- Мондый чараларны үткәрергә кирәк, - дип  фикерләрен  уртаклаша «Горьковец» лагереның директоры Ольга Щербатенко. – Балалар лагерьлары  – бу  янгын куркынычы булган объектлар. Балалар да, тәрбиячеләр дә биредә  янгын чыккан очракта  нәрсә эшләүне төгәл белергә  тиеш.   

Балаларга янгын сүндерү техникасын  һәм җиһазлар күрсәтү онытмаслык тамаша булды.   8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләре    балаларга заманча янгын сүндерүче "Камаз" ларның  техник характеристикалары һәм мөмкинлекләре  турында  сөйләделәр,   хәрби җәелдерү элементларын  күрсәттеләр.  Барлык теләүчеләр  каска киеп  янгын сүндерү автомобиле кабинасына утырып    үзләрен  дә  янгын сүндерүче  булып хис иттелэр.

 - Шундый профилактик дәресләр  истә кала, - ди Яшел Узән  муниципаль районы кузәтчелек  һәм профилактик эшләр буенча булегенең  баш  инспекторы  Рамил Хаҗиәхмәтов. - Барлык уртак акцияләрнын   төп максаты – бу балаларның  күпләп ял итү урыннарында янгыннарның    килеп чыгуына юл куймаска   һәм  балаларның уттан  һәлак  булуын  булдырмаска.

 

 

 Тукай районында психолог социаль ярдәм алучылар арасында «Волна» программасы ярдәмендә дәрес уткәрде.


 

16 августта техник сәбәпләр аркасында 6410 нчы номерлы Казан-Сосновка шәһәр яны поездының йөрү җәдвәле узгәрә.

11 августта Яр Чаллыда йөгерү буенча «Ак БАРС Банкы Кама ярыммарафоны» уза.

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларда да коенмавың хәерлерәк. Ялгыз гына коенмагыз, эчкә үк йөзеп кермәгез - хәлегез бетүе ихтимал. Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыкмагыз.

2018 елның 25-26 октябре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Коммуналь хуҗалык реформасы: өлкәне тарифлар белән җайга салу» XI Бөтенроссия гамәли семинары уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International