ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Викторовна ОДУШКИНА район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген  Иске Тәрбит авылында яшәүче Иванова Александра Иван кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгели.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән район хуҗалыклары 10 августта уҗым культураларын чәчә башладылар.  Быел уҗым культуралары районда  11816 гектар мәйданда чәчеләчәк. Нармонка Агрофирмасының беренче hәм икенче филиалларының уҗым культуралары мәйданы 3000 әр га тәшкил итсә, өченче филиал 2100 гектарда чәчәчәк, АО «Олы Кариле» - 1566 га, ООО “Новоагротех” – 2000 га, КФХ – 150 га. Бүгенге көндә 550 гектар мәйданда уҗым культуралары инде чәчелгән.

11нче август көнне  Камай мәдәният йортында "Җәй көне капка төбендә" дип аталган кичә уздырылды.

13 августа "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә"Өмет стартлары" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.

Компьютер белеме пенсионерлар өчен байлык билгесе түгел, ә тормышларына яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү ысулы булып тора. Өлкән кешеләрнең компьютер каршында курку хисен җиңүләре бик мөһим.

          Теләче районында «Мишә»  аучылык тыюлыгы территориясендә уздырылган тикшерү чаралары барышында, руда булмаган материалларны хокуксыз  казу очрагы ачыкланды. Бозу очрагы, Татарстан Республикасының  Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  хезмәткәрләре белән,  квадрокоптер ярдәмендә теркәлде.  

          Хәзерге вакытта материаллар прокуратурага тапшырылды.

Августның беренче ункөнлегендә халыктан 220 тоннага якын сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ:   2018 елның  14 августына Татарстан Республикасы территториясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International