ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Биш яшькә кадәр нәниләр рәсем ясау пумаласын начар тота, шуның өчен рәсем сәнгатенә һәр нарасыйның сәләтен чамалап бетереп булмый, ди белгечләр.

Йөклеләр өчен симфоник музыка концерты  Казанда 17 августта 17:00 сәг. Казан дәүләт медицина университетының актлар залында (Бутлерова ур., 49) узачак. Булачак аниләр һәм бабиләр өчен масус рәвештә Рөстәм Абязов җитәкчелегендә La Primavera оркестр башкаруында классик музыка яңгыраячак. Музыкантлар белән бергәләшеп акушерлар-гинекологлар йөклелек үсешенә һәм аннан соңгы бала тудыруга уңайлы тәэсир иткән музыкаль әсәрләрне сайлап алдылар.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең медицина хезмәткәрләре  ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәрнең физик яктан тормышларын якшырту, өлкәннәребезнең сәламәтлекләрен арттыру ягыннан физик күнегүләр белән ныгыту,  сәламәтлек буенча укулар оештыру инновацион технология  “Сәламәтлек мәктәбе “ нигезендә алып барыла.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр cоциаль приютында тәрбияләнүчеләр Омскның "Фараон" циркын тамаша кылды.

Бүген алимент түләүләр бурычлары буенча комиссиясенең беренче утырылышы узды

2018 елның 14 августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Мин биш исем беләм” дип аталган танып-белү уены үткәрелде.

2018 елның 14 августында  Куйбышев исемендәге Затон поселогында мәчет ачылды.

Чарага Татарстан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Валиуллин, Кама Тамагы районы имамы Галимулла хәзрәт, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Куйбышев исемендәге  РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйхов, башка җитәкчеләр һәм поселокта яшәүчеләр катнаштылар. Мәчет төзүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр: Зиннәтуллин Мәүлет Садргаллям улы, Вазыйхов Наил Альберт улы, Барсуков  Сергей Юрий улы, Габидуллин Җәүдәт Максут улы, Хәйруллин М., Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы, Хахалев Олег Николай улы, шулай ук Куйбышев Затон һәм Кирельск торак пунктларында яшәүчеләре иганә иттеләр.

 

Гөмбә җыярга керешер алдыннан гөмбәләр белән агулануларны профилактикалау – кешеләр өчен иң мөһим аспект. Төп профилактик чаралар яңа кешеләргә генә түгел, әмма стажлы тәҗрибәле гөмбә җыючыларга билгеле булырга тиеш. Әгәр инструкция үтәлгән булса, агулану ихтималы минималь.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International