ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иске Карамалы мәдәният йорты, Физкультурниклар көне уңаеннан, балалар белән "Җитез тәгәрмәчләр" исемле чара уздырды.Тәгәрмәчле тимераякта узышу, велосипед белән уеннар, авыл буйлап велойөреш, Кубәк спорт мәйданчыгында уеннар балаларга бик ошады. Участок полиция инспекторы Маликов И.И. велосипедта йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, аларны үтәгәндә генә бәла-казаларсыз йөрергә мөмкинлеген аңлатты, һәркемнең велосипедын номерлары белән исәпкә алды.

 

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлеге җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр җитәкчеләренә хәбәр итә

Бүген Иске Чәчкаб авылында  гомер итүче, Фәгимә Галәтдин кызы Гыйләҗева, үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның июлендә гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган губернатор-блогерлар рейтингында 7нче урынны алган. Әлеге тикшеренүне «Медиалогия» компаниясе әзерләгән. Татарстан лидеры бер баскычка югары күтәрелеп, быелның июнь аендагы рейтинг нәтиҗәләрен яхшырткан. Гаммәви мәгълүмат чараларында блоглары иң еш телгә алына торган җитәкчеләр арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов бар.

16 нчы август көнне Ташлыяр мәдәният йорты хезмәткәрләре якынлашып килуче Корбан бәйрәме уңаеннан Мәчеттә җыештыру эшләре алып бардылар.

Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге пенсия фонды идарәсе, Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте гаризасыз 2017 елда эшләгән пенсионерлар өчен пенсияләрен яңадан исәпләде, шуңа күрә август аеннан ул пенсионерларның пенсияләре артачак.

2018 елның 24 августына Нурлатта Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Россия суд приставлары Федераль службасы Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарының берләштерелгән кабул итүе планлаштырылган.

2018 елның 20 августында гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хокуклары саклануны тәэмин итү максатыннан  Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Россия суд приставлары Федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә халык өчен суд карарлары үтәлеше мәсьәләләре буенча телефон аша “кайнар линия” үткәрә.

Кукмара  “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм юристы, Салтык Ерыклы авылында һәм Кукмара шәһәрендә яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  белән “Мобиль бригада” технологиясе буенча очрашу оештырылды.

     16 август  2018 ел, пәнжешәмбе

 

  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Елга буенда” дип исемләнгән дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International