Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында "Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерүдәге имгәнүләрнең торышы һәм профилактикасы турында" дигән темага киңәшмә узды.
Татарстан башкаласында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Совет районында Академик Арбузов урамыннан Халитов урамына кадәр 500 метр озынлыктагы һәм 4 полосалы Журналистлар урамы ремонтланачак.
Бүген кешенең космоска беренче очуына 64 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан күп кенә төбәкләрдә төрле вакытта атаклы космонавтлар, Ватан космонавтикасы үсешенә һәм космоска очу белән бәйле вакыйгаларга зур өлеш керткән галимнәр хөрмәтенә аталган урамнар, парклар һәм скверлар барлыкка килде. Татарстан да искәрмә түгел. Республикада космик атамалы урамнарны илкүләм проект кысаларында тәртипкә китерәләр.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Ямаш авылында Ачису елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк. Чараны гамәлгә ашыру өчен РФ һәм ТР бюджетыннан 72 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Гадел Кутуй урамы Гвардия урамыннан алып Казан шәһәренең Совет районындагы Альберт Камалеев проспектына кадәр 1,1 км озынлыкта һәм 4 полоса киңлектә ремонтланачак.
2025 елда «Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча Әлмәт районында гомуми озынлыгы 18 км дан артык булган 5 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак
2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашында узды.
Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Питрәч муниципаль районы хакимиятендә 2025-2030 елларда Татарстан Республикасының Казан зонасында транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе үткәрде. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре, юл, транспорт оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 97 млн сумы РФ бюджетыннан. Акчалар Казан һәм Чаллы шәһәрләренә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) өчен җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга юнәлдереләчәк.