Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерт Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
16 майда А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы узды. Конкурсны оештыручылар – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михееваның энесе Марат Марсель улы Хуббатов тарихын сөйләрбез. Марат Хуббатов 1989 елның 10 февралендә Әлмәттә туган. 13 нче урта мәктәпне тәмамлагач, ул Ерак Көнчыгышта матрос булып хезмәт итә. Армиядән кайткач, Марат Әлмәт районының наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш бүлегендә машина йөртүче булып эшли, гаилә кора, ике баласы бар.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында «Җиңү юллары» дигән виртуаль экскурсия–очрашу булды, анда Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар катнашты.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында учреждениедә яшәүчеләр өчен урманда хәрби тематикага фотосессия оештырылды. Чарада катнашучылар истәлеккә матур фотосурәтләр калдыру өчен рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Бүген Ватанны саклаучылар елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәт алучылары белән «Җирдәге тормыш өчен...» социаль-педагогик дәресе уздырылды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр модель китапханәдә булдылар, анда аларны тематик китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, «Сугыш елларының лирик җырлары» концерты оештырдылар, викторина үткәрделәр.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Печище авыл китапханәсе мөдире белән берлектә, көндезге тору төркеме яшьләре өчен патриотик мастер-класс үткәрделәр. Чара Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм «Тынычлык күгәрчене – Җиңү күгәрчене» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.
Ватанны саклаучылар елы һәм «Гаиләләрдә геройлар» акциясе кысаларында Ютазы районында МХО барышында һәлак булган гвардия капитаны Илдар Сәйфуллинның әтисе һәм тормыш иптәше белән очрашу булды. Чарада «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар катнашты.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Казан арты» тарих-этнография музеенда патриотик очрашуда булдылар.