Изге Рамазан аенда һәм Ватанны саклаучылар елында директор Айрат Закиров җитәкчелегендәге «Агро трактор» ҖЧҖ, эшмәкәр Хәлим Гыйниятуллин, билгесез калырга теләгән тагын бер иганәче ике инвалид абыйсы белән яшәүче Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Илфат Газизовка кер юу машинасы сатып алдылар.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Ютазы районында «Геройларның әниләренә язгы чәчәк бәйләме» акциясе оештырылды. Акциядә шулай ук «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары да катнашты.
Үсеп килүче буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү дәресләре кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Армия көне» балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган.
Үзенең 95 яшьлек юбилеенда тыл хезмәтчәне, Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Александра Кудряшова «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнде.
Кичә Ютазы районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Салават Мөслим улы белән тыл хезмәтчәне, социаль хезмәтләр алучы Мирсәет Фәрхетдинов янына бардылар. Аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар.
«Ватанны саклаучылар» елы кысаларында Балтач районы “Наз” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге төркемдә катнашучылар өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрделәр.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу оештырылды.
Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Геройлар гаиләсе» фотокүргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне ачуга махсус хәрби операциядә катнашучы һәм МХО катнашучыларының туганнары чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты Наил Залаков эш визиты белән Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова озата йөрде.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чара узды.