Россия Хөкүмәте 27 гыйнварны Россиянең хәрби дан көне дип игълан итте. Бу көнне 1944 елда Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) шәһәре камалыштан чыга. Бу көнне Олы Нырты авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурчи авыл клубы мөдирләре «Город мужества и славы»дигән батырлык сәгате үткәрделәр. «Сугыш, блокада» дигән коточкыч сүзләр Ленинград халкы өчен 872 көн дәвам иткән.Кан, җимереклек, ачлык, салкын кыш бу гүзәл шәһәр тормышына бәреп керэ. Ләкин алар түзэләр!.. Бу дәһшәтле көннәр, рухның какшамас көче һәм тормышка ышаныч, Чарада Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале битләренең берсе — Ленинград блокадасы турында сөйләделәр. Катнашучыларны Ленинград блокадасы турындагы китаплар һәм слайдлар белән таныштырдылар
13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә россиялеләр ел саен искечэ Яңа елны билгеләп үтәләр. Күп кенә төбәкләрдә бу бәйрәм аерым үткәрелә, халык традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары, ышанулары белән аерылып тора. Шунысы төгәл, Иске Яңа елны традицион Яңа елны каршы алу кебек үк көтәбез һәм яратабыз! 13 гыйнварда Чабья-Чурчи авыл клубында «Без искечэ Яңа елны каршылыйбыз» исеме астында күңел ачу уеннары уздырылды. Тамашачылар өчен бәйрәм кичәсе программасы әзерләнде. Ял кичәсе бәйрәм һәм истә калырлык чарага әверелде. Барысы да күтәренке рух һәм яхшы Яңа ел кәефе алды.
Елның иң гаҗәп, иң гүзәл фасылы-Кыш – Кыш - ул һәрвакыт балалар өчен бәйрәм. Бу чанада шуу да, кар бабайлары ясау да, кар ату уеннары да. Ә тагын бу вакытта рәсем ясарга, рәсемнәрне буярга мөмкин, чөнки рәсем ясау-балаларның яраткан шөгыльләренең берсе. 7 январь көнне Чабья-Чурчи авыл клубында "Кышны ясыйбыз"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык катнашучылар да үзләренең фантазияләрен һәм иҗади потенциалларын күрсәттеләр. Клуб мөдире балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек, бәхет теләде һәм барысын да тәм-томнар белән сыйлады. Конкурстан соң төрле хәрәкәтле уеннар үткәрелде
2 январь көнне Чабья-Чурчи авыл клубы балалар өчен яңа ел чыршысы үткәрелде . Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Балаларны котларга һәм алар белән бергә күңел ачарга Кар Кызы һәм Кыш Бабай, клоун. тылсымчы һәм Төлке-Патрикеевна килде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сойлэделэр, Яңа ел чыршысы янында биеделәр һәм әйләнделәр, яңа ел җырлары башкардылар, уеннар, конкурсларда катнаштылар. Яңа ел программасы катнашучыларның һәм тамашачыларның күңеленә хуш килде! Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны экиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамаша тәмамлангач, истәлеккә фотография ясалды.
1 гыйнварда Чәбья-Чүрчи авыл клубында традицион "Могҗиза көтеп!" Яңа ел лотереясе” узды. Лотерея билетлары уйнату-авыл клубында кунаклар белән очрашу, аралашу, күңелле вакыт үткәрү өчен сәбәп ул.
Өстәл призлардан һәм бүләкләрдән сыгылып торды. Әлеге чара балаларга бик ошады, алар әлеге вакыйганы күзәтеп тордылар һәм үзләренең билет номерлары чыгуын көттеләр. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышлы билетлар булмады. Барысы да канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Мондый күңел ачу бары тик балаларга да, өлкәннәргә дә ошый! Барысы да актив катнаша, күңел ача, ул һәрвакыт яхшы үтә! Һәм барысы да канәгать кала, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем үз җиңүен алды. Мөдир барлык кунакларны Яңа ел белән котлады һәм дискотекага чакырды.
Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихерле дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез.
31 декабрь көнне Чабья -Чурчи авыл клубында " Тылсымлы бәйрәм-Яңа ел!». Бәйрәмдә авыл халкы һәм төрле яшьтәге кунаклар катнашты.Һәркемне матур бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде.
Тамашачылар өчен бәйрәм кичәсе программасы әзерләнде. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.
Ел саен 12 декабрьдә илебездә Конституция көне билгеләп үтелә.
Россия Федерациясе Конституциясе - илебезнең һәр гражданы белергә тиешле закон. Конституциячел нормаларны аңлау һәм аларны куллана белү җәмгыять тормышын гадел итә һәм безнең хокукларыбызны яклауны тәэмин итә. Конституция югары юридик көчкә ия һәм илнең бөтен территориясендә кулланыла.
Конституция көнендә Олы Нырты авыл китапханәсе һәм Чәбия-Чурчи авыл клубы мөдирләре «Илнең төп законы» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада илебез гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
Катнашучылар «Конституция турында без нәрсә беләбез?» интеллектуаль уены барышында Россия Федерациясенең Конституцион төзелеше нигезләре турындагы белемнәрен яңарттылар.
Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеген җәмгыятькә чираттагы искәртү ул. Һәрбер кеше игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның проблемаларының берсе-аралашу җитмәү. Инвалидлар декаднигында Чабья-Чурчи авыл клубы актив катнашты. Безнең авылда мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк булган инвалид кешеләр яши. 3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярыш узды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
4 декабрьдә «Капелькой согреем душу» дип исемләнгән очрашу оештырылды, Рәсимә Нәҗмиева янына бардык, аңа күчтәнәч бирдек. Ул бик шат иде һәм рәхмәт белдерде.
5 декабрь көнне Олы Ныртыда мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурчи авыл клубы белән берлектә "Күңел жылысы" исемле мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен кичә-очрашу үткәрелде. 9 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында узган «Дуслар җыелган җирдә" концертында авылдашларыбыз белән район мәдәният йортында булдык булдык.
30 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу- календарьда бала тәрбияләүче барлык хатын-кызларга карата мәхәббәт, җылылык һәм эчкерсез хисләр белән тулы үзенчәлекле бәйрәм. Ул беркемне дә битараф калдырмый, безнең һәрберебез өчен әни-җир йөзендәге иң якын кеше бит. Әһәмиятле дата алдыннан, 30 ноябрь көнне,Чэбья-Чурчи авыл клубы «Әни йөрәге»дигән тематик концерт программасы үткәрде. Концерт номерлары тамашачыларга бүләк булды. Әниләр һәм эиләр б чыгышларны сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Кунаклар үзләре дә бик теләп конкурсларда катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар, мәкальләрне искә төшереп, зирәклекләре белэн уртаклаштылар. Алар шулай ук бер-берсен бу искиткеч бәйрәм белән җылы котладылар. Кичә күңел җылысы һәм уңайлы атмосферада чәй эчу белэн тәмамланды. Бу кичәне оештыруда булышкан иганәчебез Агъләмов Маратка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстан флагы көне уңаеннан викторина элементлары белән "Татарстан символлары" тематик сәгате үткәрде. Катнашучылар флагны булдыру һәм раслау тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучылар Татарстан гимнын башкардылар