Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 2 августта Чабья-Чурчи авыл клубында"Минем илнең өч төсе"дигэн танып- белү программасы узды. Клуб мөдире аңлаешлы һәм кызыклы формада Россия Дәүләт флагы тарихы турында сөйләде. Белемнәрен ныгыту өчен"Россия символлары"викторинасын үткәрде. Барысы да сорауларга актив җавап бирделәр һәм Россияне, үз Ватаныңны яратырга һәм Россия флагы белән горурланырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар."Без Россияне яратабыз» темасына презентация ярдәмендә ил буйлап сәяхәт кылдылар. Барлык катнашучылар да призлар алды
14 август көнне Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык» агитбригадасы белән," Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче ,кыр батырлары алдында чыгыш ясадылар. Көнне- төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның төшке ашка туктаган вакыты иде. Агитбригада членнары, игенчелэребезгэ, берсеннән- берсе матур җырларын буләк иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.
Гармунчы Локманов Радикның дәртле көйләренә , алдынгы комбайнчылар үзләре дә кушылып җырладылар.Игенче хезмәтенең абруе , яшәү мәгънәсе турындагы җырлар- һәркемне уткәнгә борылып карарга , кылган гамәленэ бәя бирергә , тормыш асылы турында кабат уйланырга мәҗбүр итте.Шунысы куанычлы, өлкәннәр белән бергә басуда яшьләр дә тырышып эшли. Игенчеләребезнең гимнына әверелгән «Чайкала иген кырлары» җырына, бик рәхәтләнеп, кушылып җырладылар. Әлеге матур очрашу һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты.
Хәрәкәтчән уен-балаларны һәрьяклап тәрбияләүнең мөһим чараларының берсе. Аның үзенчәлеге-организмга һәм бала шәхесенең барлык якларына тәэсир итүнең комплекслы булуы: уенда бер үк вакытта физик, акыл, әхлакый, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе тормышка ашырыла. Хәрәкәтчән уеннарда балага нәтиҗә алу өчен ничек эшләргә кирәклеген үзе хәл итәргә туры килә
Чабья-Чурчи авыл клубы һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре 13 августта саф һавада "Балачак планетасы"дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар спорт эстафеталарында энтузиазм белән катнаштылар, зирәклек һәм җитезлек үстерделәр, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен һәм күзаллауларын тулыландырдылар.
10 август көнне Чабия-Чурчи авыл клубы һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Светофорның каникуллары юк»дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар светофор тарихы, юл билгеләре, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Викторина сорауларына актив җавап бирделәр, тема буенча пазллар җыйдылар. Чара азагында катнашучыларга җәяүле һәм велосипедчы өчен белешмәләр өләштеләр. Барлык балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен белүе бик мөһим.
5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. Чабья-Чурчи авыл клубында «Светофор янында кунакта» дигэн танып- белү сәгате уздырылды. Чара барышында завклуб «Светофор нәрсә сөйләр» дигән презентация курсәтте, катнашучыларга светофорның һәм юл билгеләренең барлыкка килү тарихын сөйләде. Балалар сорауларга җавап бирделәр, светофор турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, светофорның төрле формаларын рәхәтләнеп ясадылар. Кайбер рәсемнәр светофорларны шат күңелле кеше рәвешендә, икенчеләре төрле төстәге геометрик фигуралар рәвешендә сурәтләгән. Чара азагында катнашучылар «Смешарики " Куркынычсызлык әлифбасы" мультфильмын карадылар.
30 июльдә Чабья-Чурчи авыл клубы мөдире авылның өлкәннәре өчен Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. Үткәнне саклап, хәзергене танып, киләчәккә якты заманча караш ташлап, Саба туган якны өйрәнү музее-Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә безнең районда яшәгән, яшәячәк һәм яшәячәк кешеләрнең тарихы тупланган. Ул барлык музейлар үсешенең заманча тенденцияләренә туры китереп эшләнгән. Авылдашлар экскурсиядән канәгать калдылар. Чөнки аларга музей үткәнгә кайту, хәтер тирәнлегендә яткан мизгелләрне торгызу урыны булды.
Җәй-табигатькә походлар һәм саф һавада мавыктыргыч сәяхәтләр өчен билгеләнгән искиткеч чор, әмма уку турында онытмаска кирәк, чөнки теләсә нинди ял файдалы итеп үткәрелергә тиеш. Шул максаттан 29 июль көнне Чэбья-Чурчи авылы клубында Олы Нырты авылы китапханәсе белән берлектә саф һавада «Бергә уку күңелле» дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды.Балалар үзләренең уку күнекмәләрен бик теләп күрсәттеләр, үзләренә ошаган әсәрләрне кычкырып укыдылар. Укыганнан соң балалар әсәрләр турында фикер алыштылар, геройлар турында үз фикерләрен әйттеләр. Саф һавада кычкырып уку файдалы гына түгел, кызыклы да.
27 июль-Донбасста сугыш корбаннарын искә алу көне. Бу тарихи дата 2022 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу сугышта һәлак булган балаларны искә алу акцияләре бөтен Россия буйлап оештырыла. Бу уңайдан Чабья-Чурчи клубында мәгълүмати стенд ясалды. Бүген күңеллэрне нечкәртерлек әһәмиятле чара узды. Акция кечкенә «Күк фәрештәләре» истәлеген хөрмәтләү һәм үсеп килүче буынга сугыш фаҗигасе һәм яшьләрнең дә каһарманлыгы турында сөйләү максатында оештырылды. Шиһабиева Ф. А. 2014 елның августында Буткевич авылында үзенең 9 яшьлек сеңлесе Таняны ут вакытында үзе белән каплап коткарган 13 яшьлек Кирилл Сидорюк батырлыгы турында сөйлэде. Фидакарьлек символына әверелгән бу вакыйга хәтта иң кечкенә тыңлаучыларны да кузгатты. Хикәя башка төбәкләрдән килгән балалар ясаган рәсемнәр белән үрелеп барды, алар тыныч күк йөзен һәм өмет символларын сурәтләде.
Акциядә СВОда һәлак булган Мөхлисов Илфирның балалары да катнашты. Акциядә катнашучылар Донбассның вакытсыз вафат булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән ата-аналарының назлы кочагыннан рәхимсез рәвештә тартып алынган кечкенә фәрештәләрне искә алдылар
27 июль – Донбасста сугыш корбаннарын искә алу көне бу истәлекле дата Донецк Халык Республикасы башлыгының 2022 елның 11 июлендәге Указы белән билгеләнгән. Бу көнне без бөтен ил белән җинаятьчел Киев режимы гомерләрен өзгән гаепсез балаларны искә алабыз. 26 июльдә истәлекле дата алдыннан Чабья-Чури авыл клубы, Олы Нырты китапханәсе хезмәткәрләре «Донбасс фәрештәләренә багышлана»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.Китапханәче Донецкта Донбасс балаларына – сугыш корбаннарына багышланган «Фәрештәләр аллеясы» мемориаль комплексы һәм аны булдыру тарихы турында сөйләде. Шиһабиев Р.Р. бу датаның тарихы, тынычлыкның әһәмияте һәм конфликтның гаепсез корбаннары турында сөйләде.