Биектау районының Дөбъяз авылында республика программасы буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасына капиталь ремонт ясалган.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, учреждениенең түбәсе алыштырылган, эчке инженерлык челтәрләре яңартылган, биналар төзекләндерелгән. Биредә гадел хөкем итүне нәтиҗәле алып бару һәм гражданнарга уңайлылыгы өчен заманча шартлар тудырылган.
Минзәләдә «Алтынчәч» 2 нче балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт дәвам итә.
Алабугада «Колос» мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт дәвам итә. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 63% тәшкил итә.
Яшьләр сәясәте тармагында 1,435 млрд сум күләмендә 23 объектны ремонтлау планлаштырыла.
Кукмара районының Кенәбаш авылында гомуми мәйданы 285 кв.м булган бер катлы балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт бара.
Чистайда 67 нче янгын-коткару часте бинасы ремонтлана.
Төзүчеләр тәрәзәләрне алыштырды, парапет плитәләрен сүтү эшләрен башкара, түбә һәм кирпеч кладкасын ремонтлауны башлады.
Азнакай шәһәрендә №18 «Елмаю» балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт бара. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләне яклау» федераль программасына кертелгән, финанслау күләме 58 млн сумнан артык.
Әлмәттә төзүчеләр 23 нче номерлы катнаш төрдәге «Сабый» балалар бакчасының ике катлы бинасына капиталь ремонт ясауга кереште.
Кама Тамагы районының Даныш авылында Кооператив урамындагы мәдәният йортына капиталь ремонт ясала.
Татарстанның Әлки районы Базарлы Матак авылында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасына капиталь ремонт ясыйлар.