Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Быел ул республиканың 42 муниципалитетында гамәлгә ашырыла. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Балтач районының Карелино авылында «Балтач арена» боз сарае төзелгән.
Ябык шугалак – гомуми мәйданы 3386 кв. м булган бер катлы бина, анда ясалма боз белән 56х26 м зурлыктагы мәйданчык җиһазландырылган. Шулай ук спортчылар өчен чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, медицина пункты һәм тимераякта шуу өчен бүлмәләр бар. Шугалак территориясендә блок-модуль котельные төзелгән һәм автомобильләр өчен парковка урыннары җиһазландырылган.
Әлмәттә корыч магистраль суүткәргечне реконструкцияләүнең 1 өлеше төгәлләнде. Әлмәт төзелеш материаллары комбинатының 1,28 км озынлыктагы 4 су күтәргеч участогында яңа суүткәргеч торбалар салынган. Эш «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.
Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖ предприятиесе территориясендә яңа металл конструкцияләр цехы төзелешенә символик беренче таш салу тантанасы булды
Делегацияне Мәскәү өлкәсенең Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Надежда Куртяник җитәкләде.
Чистайда Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәрге өлештә Ленин урамын комплекслы үстерүнең беренче этабы тәмамланды. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды.
Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин докладының төп блогы торак төзелеше барышына багышланган иде.
Төзелеш комплексында җитештерү барышында имгәнү очракларын кисәтү буенча профилактик эш туктатылмый. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә басым канализациясенең хуҗалык-көнкүреш челтәрләренә капиталь ремонт ясалган, ул 5 канализация-насос станциясеннән алып 125а камерасына кадәр (икенче җеп) 1,8 км озынлыкта урнашкан.