Бинаның гомуми мәйданы 2 074 кв. м. биредә түбә һәм фасад тулысынча яңартылган, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре алыштырылган, бизәү эшләре башкарылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр, видеокүзәтү системасы урнаштырылган.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстанның төзелеш комплексында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин катнашты.
Гомуми мәйданы 7 мең кв. метрдан артык булган биш катлы бина сменасына 400 кешегә исәпләнгән.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның актуаль мәгълүматларын җиткерде.
Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру 93 процент тәшкил итә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре кабат «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә ярдәм итеп, урман ресурсларын арттыруга үз өлешләрен кертте.
Капиталь ремонт барышында тулы бер эш комплексы башкарылган, нәтиҗәдә балалар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Биш урамда 5,2 км озынлыктагы вак таш белән ком катнашмасыннан ясалган юллар барлыкка килде.
Агымдагы елда 12 млрд 672 млн сумлык 144 объектны яңарту каралган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Санкт-Петербург шәһәренең шәһәр төзелеше һәм архитектура комитеты СССРның халык артисты һәм Зур драма театры җитәкчесе, илебезнең күренекле актеры Кирилл Юрьевич Лавров һәйкәле эскиз проектына Бөтенроссия архитектура конкурсы уздыра.