Яр Чаллыда төзүчеләр Мәскәү проспекты буендагы 1,2 км озынлыктагы 52 комплексның су белән тәэмин итү магистраль челтәрләрен тулысынча яңартканнар. Реконструкция 35 млн 370 мең сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган.
2025 елның 19-21 августында Казанда узачак «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Х Бөтенроссия форумында катнашу өчен теркәлү ачык. Форум кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларга юбилей X Бөтенроссия конкурсында, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләре өчен IV махсуслаштырылган конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Бүген Төзүчеләр көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның традицион матбугат конференциясе узды.
Үз чыгышында министр билгеләп үткәнчә, агымдагы елда министрлык 48 республика программасын, 6 илкүләм проектны, 4 дәүләт программасын һәм программадан тыш чараларны гамәлгә ашыруда катнаша. Аларга 140 млрд 67 млн сумлык 3677 объект кертелгән.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Программага 42 муниципалитетта 911 йорт кертелгән. Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин шундый мәгълүмат китерде.
Уку елы башына барлык 213 мәгариф объектын ремонтларга кирәк. Эшләр 4 республика һәм 4 федераль программа буенча алып барыла. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагында бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың төзелеш комплексы Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора.
Яр Чаллыда Шлюзовая урамындагы 579 метр озынлыктагы суүткәргеч челтәр участогына капиталь ремонт ясалган. Объект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кертелгән, бу максатларга 20 млн 445 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Арчада Арча муниципаль районы җәмәгать судьялары эшли торган бинага капиталь ремонт ясалган. Эшләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау республика программасы буенча башкарылды.
Сөт ризыкларын өләшү пунктларына капиталь ремонт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә. Агымдагы елда капремонт буенча республика программасына 27 муниципаль берәмлектә 56 объект кертелгән, гомуми финанслау 116 млн 279 мең сум тәшкил итә. Хәзерге вакытка төзүчеләр барлык объектларда да эшләрне төгәлләгәннәр.
Шәһәрләрне һәм торак-җирләрне төзекләндерүгә багышланган I Бөтенроссия медиаконтент конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс иң яхшы төзекләндерү практикаларын популярлаштыруга һәм шәһәр мохите үсешен яктыртуга һөнәри һәм яшьләр медиа бергәлеген җәлеп итүгә юнәлдерелгән.