Торак төзелеше буенча еллык план 96% ка үтәлгән –3,144 млн кв. м. файдалануга тапшырылган. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин китерде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин производствода имгәнү очраклары һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде.
Төзүчеләр төп бинаны, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәсен, склад бүлмәсен, түбәсен һәм фасадын ремонтлаганнар. Монда тәрәзә һәм ишек уемнары, керү яклары, эчке инженерлык челтәрләре монтажланган.
Эш барышында Пушкин һәм Ленин урамнары буйлап 6,3 км участокта металл торбаларны диаметры 110 мм булган туздыруга чыдам полиэтилен торбаларга алыштырганнар, 73 кое һәм 10 янгын сүндерү гидранты урнаштырганнар.
Бүген «Казэнерго» АҖ җитештерү мәйданчыгында күчмә котельныйларга традицион ревизия сынавы уздырдылар.
«Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе Россиядә 2016 елдан бирле РФ Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Бу вакыт эчендә инициативага илнең 260 торак пунктыннан 4600 оешма кушылды.
Татарстанда социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша – программаларның бер өлеше тулысынча үтәлгән, калганнары ахырына якынлаша.
Бинаның түбәсе, фасады, актлар һәм спорт заллары, чишенү бүлмәләре, ял итү чараларын үткәрү өчен бүлмәләр яңартылган. Шулай ук инженерлык челтәрләре алыштырылган, бизәү эшләре һәм керү урыннарын урнаштыру эшләре башкарылган.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин агымдагы җылыту чоры кысаларындагы чараларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.