ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының хокук мәсьәләләре буенча консультанты Евгения Еремина 1915 елның 5 гыйнварында Татарстан АССРның Кайбыч районы Колабердино авылында туган Яковлев Иван Кузьмич турында сөйли.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

20
июнь, 2025 ел
җомга

Ермаков Сергей Федорович - Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперт Анастасия Красильникованың бабасы, 1904 елда Татарстан АССРның Чистай районы Кече Алан авылында туа.  Бөек Ватан сугышы елларында, 1941 елның 31 октябрендә, СССР Кораллы Көчләре сафларына алына, аңа гвардия рядовое хәрби исеме бирелә. Ике елдан артык ул Ватан өчен батырларча көрәшә. 

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында  әйдәүче белгечнең геройлары турында сөйләрбез.

- 1923 елда Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында бабам - Мөбәрәкшин Дәүләтша Мөбәрәкша улы һәм Зәйтүнә Гафаровна дөньяга киләләр. Алар бергәләп ныклы гаилә корып, сигез балага тормыш бүләк иткәннәр: җиде кыю малай һәм бер матур кыз, - дип сөйли Динә Дәүләтова.

Тэги: Бөек Җиңүгә 80 ел

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее яңа бинада үзенең эшчәнлеген бик күркәм һәм мөһим чарадан башлап җибәрде: сугыш ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләү һәм Сарман районы Почетлы гражданы исеме бирү тантанасы үздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры- Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы- Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы - Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сәхипова Индира Рәис кызы катнаштылар. 

Мөхтәрәм кунакларны Сарман гимназиясенең яшьармеечылары отделениесе каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International